Соңгы араларда маршрутлар расписаниесендә үзгәрешләр булу, йә булмаса автобусларның вакытлыча туктатылып торуы халыкта күп кенә сорау тудырды.
Карадуганга Балтачтан йөрүче автобус шимбә, якшәмбедән тыш һәркөнне иртәнге 7дә автовокзалдан кузгала, Ә менә Нөнәгәр - Казан маршруты якшәмбедән тыш иртәнге 5тә - Нөнәгәрдән, 5.30да - Яңгулдан, б.00дә Балтачтан китә. Казаннан исә 11 сәгатьтә кире Балтачка кузгала. Балтач - Малмыж маршруты дүшәмбе һәм җомга көннәрендә 7.10да автовокзалдан башлангыч ала.
Нет комментариев