"Хезмәт" газетасы - Балтач районы
17нче ноябрь көнне район кулланучылар җәмгыятенең җыелышлар залында шәхси эшмәкәрләр белән очрашу булып узды. Көн темасы: азык-төлек продукциясенең сыйфаты, алкоголь продукциясенең сатылышы һәм аларга кагылышлы яңа законнар.
Мәктәбебезнең иң мөһим бурычларыннан берсе - укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту турында белем бирү, үз сәламәтлегең хакында даими кайгырту теләге уяту, һәр укучыны моңа өйрәтү, күнектерү.
Урамда төтен исе сизелсә, я булмаса каядыр төтен күрсәк күңелгә бик куркыныч уй килә: «Кайда нәрсә янамы икән? «Кызыл әтәч» кемне йортсыз калдыра?». Янгынга китергән сәбәпләр төрле. Әлеге язмабыз да хәвеф-хәтәрсез яшәргә теләүчеләр өчен.
Соңгы арада «Хезмәт ветераны» таныклыгы турында сорап шалтыратулар ешайды. Таныклык янәдән бирелә башлау, белешмәләрне алыштыру һәм әлеге таныклыкка кемнәр ия? Сүзебез шул хакта булыр.
Дөньяның бөтен матурлыгын, гүзәллеген, самимилеген үзендә туплап, тирә-якка сихри моң, наз сирпүче, шифалы киңәшләре белән дәвалаучы, ана исемен горур йөртүче газизләребез бихисап безнең җирлектә.
Белем бирү өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Балтач урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Финира Тәбрис кызы Сәләхова Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатына лаек булды. Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, «МДСУ-1» оешмасының карьер мастеры Ләүфән Фәрхулла улы Әхмәдуллин...
Календарьда ноябрь аеның соңгы бите.
Муниципаль район башлыгы Карары нигезендә 1сеннән Юнчы декабрьгә кадәр районда инвалидлар ункөнлеге игълан ителде. Шул уңайдан социаль яклау бүлеге, «Наз» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең «Кайнар линия»се эшләячәк. 2-43-78, 2-50-57 телефон номерларына шалтыратып инвалидлар үзләрен борчыган сорауларга җавап ала алалар.
«Балтач» универсаль спорт комплексында 1995-1996нчы һәм 1997-1998нче елларда туган яшьләр арасында гер күтәрү ярышлары булып узды.
Соңгы елларда Чепья авылында урнашкан Чепья күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе призына шахмат ярышлары уздыру матур традициягә әверелде.
Башкалабызда татарча көрәш ярышлары буенча Татарстан чемпионаты булып узды. Ярышларда 50 командадан 388 көрәшче бил алышты.
20нче ноябрь көнне Казан шәһәрендә башкала беренчелегенә каратэ ярышлары булып узды.
0