Көрәшәбез
Башкалабызда татарча көрәш ярышлары буенча Татарстан чемпионаты булып узды. Ярышларда 50 командадан 388 көрәшче бил алышты.
Районыбыз командасыннан Татарстанның спорт остасы Ринат Хәйретди-нов янә үзенә тиңнәр булмавын раслады. 80 килограмм үлчәү авырлыгында чемпион булып югары баскычка күтәрелде. Тагын бер райондашыбыз Илдар Зарипов Казан шәһәренең Яңа Савин районы өчен бил алышты, чемпион дәрәҗәсенә иреште.
Мамадыш шәһәренең «Мактаулы гражданины» РСФСРның спорт остасы, рәхимсез авыру яшьләй арабыздан алып киткән Рафаэль Мехәммәтшин истәлегенә уздырылган VII ачык район турнирында бил алышып, Арбордан Рәис Низамов өченче призлы урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев