Имин йорт...
Ноябрьнең 19ыннан 28енә кадәр җөмһүриятебез территориясендә мөлкәти җинаятьләрне кисәтү, булдырмый калуга юнәлдерелгән «Имин йорт, подъезд, фатир» дигән операция игълан ителде. Операциянең төп максаты - гражданнарның шәхси иминлеген кайгырту, аларның мөлкәтен җинаятьчеләрдән саклау тора. Күпкатлы йортларга кодлы йозаклар кую, аудио-видеодомофоннар, террорчылыкка каршы көрәшне ныгыту буенча да эзлекле эш алып барыла.