Матур, үрнәк гаиләләр
Авылда күбен күп тә...
Бер иң-иңен язу уе
Тынгылык бирми һич тә.
Ике лачынын озатты
Ана хәрби хезмәткә.
Әле өченчесе дә бар -
Анысы чират көтә.
Туксан биш яшен тутырды
Кайнанасы Мәликә.
Кайчан карама күзләре
Китап, журнал, гәҗиттә.
Гөнаһ булыр, сүзәйтмәсәң,
Мондыйларны күреп тә.
Мәликә - Сөембикәләр...
Матур, үрнәк гаиләләр
Авылда күбен күп тә...
Бер иң-иңен язу уе
Тынгылык бирми һич тә.
Ике лачынын озатты
Ана хәрби хезмәткә.
Әле өченчесе дә бар -
Анысы чират көтә.
Туксан биш яшен тутырды
Кайнанасы Мәликә.
Кайчан карама күзләре
Китап, журнал, гәҗиттә.
Гөнаһ булыр, сүзәйтмәсәң,
Мондыйларны күреп тә.
Мәликә - Сөембикәләр
Яңгулны ямьле итә.
Шундый асыл киленнәрне
Ник күкләргә чөймәскә?!
Яңгулыбыз Ханбикәсе
Ул безнең Сөембикә.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев