Яңа ел белән!
Сезне чын күңелдән 2012нче елда ирешелгән уңышларыгыз белән котлыйм, сезнең уңышларыгызга шатланам, сезнең белән горурланам.
2013нче ел безнең барыбыз өчен дә уңышлы, тыныч ел булсын. Райондашларыбызның тормышы көннән-көн яхшырсын, матурлансын. Яңа ел гаиләләребезгә тынычлык, муллык, тигезлек, бәхет алып килсен. Барыбыз да сау-сәламәт булыйк. Яңа уңышлар, яңа хыяллар, яңа еллар белән...