Мәгариф

8 яшьлек җиңүче

Нормада яшәүче эшмәкәр Илнур һәм аның тормыш иптәше педагог Флюзиянең шатлыклары зур бу көннәрдә.

Ничек сөенмисең ди. Кызлары 8 яшьлек Илида Галимҗанова (рәсемдә) башлангыч сыйныф укучылары арасында республикада беренче урынны алды бит. Мәктәп укучылары арасында коррупциягә каршы көрәш темасына үткәрелгән иҗат бәйгесендә катнаша ул. Бәйгегә җибәргән рәсемендә коррупцияне - агулы үрмәкүч, ә намусны бөҗәкләргә каршы агу тутырылган баллон рәвешендә сурәтли. Илида җиңүче буларак, Казан Кремлендә планшетлы компьютер белән бүләкләнә. Ә без аны шундый шатлыклы көннәрендә укыган сыйныфында фотога төшердек.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев