Савым кимемәсен
Язгы кыр эшләрен уңышлы үткәрү белән беррәттән, районның күпчелек хуҗалыклары сөт терлекчелегендә дә югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Мәсәлән, «Дуслык»та хәзер көн саен - 2 тонна сөтне узган ел шушы чордагыдан күбрәк саталар. «Уңыш»та бу артыклык - 1,7, «Татарстан»да - 1,5, «Алга»да - 1,4, «Труд»та 1 тонна чамасы тәшкил итә. Ә шул...