Төрлесе

Миңгәр авылы Сабан туе быел да буламы?

Саба районының Миңгәр авылы Сабан туе быел да буламы дип кызыксынучылар күп. Шатлана аласыз. Була.

9 июньдә кичке сәгать 4тә башлана. Артистлар да күп килә. «Казан нуры» ансамбле, «Мунча ташы», «Салават» эстрада театрлары, Раяз Фәсыйхов, Хәмдүнә Тимергалиева, Ришат Төхвәтуллин һәм башкалар көтелә. Судагы конкурслар, уеннар, Мишә елгасындагы төрле ярышлар, балалар өчен махсус уеннар, гомумән, башка Сабантуйларда булмаган күп төрле яңалыклар булачак, салютлар атачаклар.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


250

Нет комментариев