Яра
Еллар үтте. Төзәлгәндер дисәм,
Әрни икән йөрәк ярасы.
Саксыз әйткән һәрбер, һәрбер сүздән
Уела кебек аның яңасы.
Уч төбедәй нәни бер йөрәккә
Сыя икән күпме җәрәхәт?!
Монысы - дошман, монысы - дус ярасы,
Икесе дә бердәй җәрәхәт.
Йөрәктәге яра - ачык яра,
Тоз бөртеген сулыгып тоя ул.
Сүздән түгел, төртке...