Танырсыңмы?
Ак кар булып, иңнәреңә кунсам,
Танырсыңмы?
Башка бөртекләрдән үзгәлегем
Табарсыңмы?
Нинди матур кар бөртеге
Диярсеңме?
Дөп-дөп типкән йөрәгемне
Сизәрсеңме?
Салкын кардан күчкән кайнарлыгым
Тоярсыңмы?
Әллә инде, берни сизми, барын бергә
Коярсыңмы?
Фото: http://www.mydoska.com/kultura/stihi__pesni/3