"Сельэнергосервис" җитәкчеләре вәгъдәләрен үти белә
Төрлесе

"Сельэнергосервис" җитәкчеләре вәгъдәләрен үти белә

Бер көн редакциядә телефон шалтырады. Бистәнең С.Хәким урамында багана уты янмавын, үткән елдан бирле тилмерүләрен, кая шалтыратырга белмәгәч, безгә мөрәҗәгать итүен әйтте шалтыратучы ханым.

Без исә Рәшит Тимербаев җитәкләгән, бистәдәге урам утлары өчен җаваплы "Сельэнергосервис" ширкәтенә шалтыраттык. Бик игътибар белән тыңлап, "Ярый, эшләрбез", - диделәр.
Ә икенче көнне инде редакциябезгә С.Хәким урамында яшәүчеләр исеменнән рәхмәт әйтеп шалтыраттылар. Баксаң, ширкәт җитәкчеләре биргән вәгъдәләрен шул ук көнне үтәгән дә! Их, бөтен җаваплы иптәшләр дә шундый булса! Бер генә проблема да булмас иде яки бик тиз хәл ителер иде!
Фото: http://viva-telecom.org/brands

250

Нет комментариев