21 октябрь 2015 яңалыклары
-
Каратистларыбыз тагын җиңү яулады
Башкалабызның "Ак Барс" Көрәш Сараенда кекусинкай-каратэ буенча Казанның ачык беренчелеге булып узды. Ярышларга чакырылучылар арасында безнең район каратистлары да бар иде.
-
Күпфатирлы йотрларда ремонт өчен җыелган акчалар нәрсәгә тотыла?
"Коммуналь түләүләр белән бергә ремонт һәм торакны тоту өчен акча җыела. Менә шушы җыелган акчаларның ни өчен һәм ни рәвешле тотыла икән", дип кызыксына күпфатирлы йортларда яшәүчеләр. Без исә әлеге сорауны район торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Рашит Гәрәфиевка бирдек.
-
Чаллыда нарасый үлгән
Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, якты дөньяда ярты ел гына яшәп калган кызчыкның әнисе дүрт баласына карата аналык хокукыннан мәхрүм ителгән булган инде.
-
Бишенче кыз буынга күчкән 116 яшьлек калфак турында
Күптән түгел районыбызда Бөтендөнья "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының төбәкара фәнни-гамәли конференциясе һәм "Шәҗәрә - безнең тамырлар" мәдәни чарасы булып узды.
-
Күрше районда хатын-кыз поезд астына кергән
17 октябрь иртәсендә - сәгать сигезенче яртылар тирәсендә Кукмараның "Бертуган Комаровлар" тукталышында 51 яшьлек хатын-кыз йөк поезды астына кергән.
-
Чулпан Габделганиева: Начар сүз ишетеп дәшми калуың мең савап
Минем үземнең махсус машинам юк,соңгы елларда таксилар йөри башлагач бик сөендем. Кайбер кешеләр кемнең акчасы күп шул такси да йөри диләр. Әмма эш акчада түгел. Минем кебек язмышлы (машинасыз) кешеләр өчен бик файдалы ул такси.
-
Балтач кызы Гөлназ Якупованы тамашачы «Ак чәчәкләр» фильмында бик яратты
Моңа кадәр берничә татар фильмында төшәргә өлгергән Гөлназ Якупова-Галимуллинаны тамашачы «Ак чәчәкләр» телевизион фильмында да яратты. Казан дәүләт яшь тамашачылар театрында да шактый рольләре белән сөендерергә өлгерде ул. Бүген укучыларыбызны яшь артист белән якыннан таныштырабыз.
-
Чепьяда өлкәннәр атынчыкта да атынган
Чепьядагы «Наз» бүлекчәсендә ял итүчеләр өчен көн саен берсеннән-берсе кызык чаралар үтә. Шушы көннәрдә өлкәннәр «Без спортны яратабыз» дигән спорт чарасында көч сынашкан.
-
Балтачта әти-әниләр балаларын һәм үзләрен грипптан саклыйлармы
Балтач районыныда көзге юеш, салкын һава килү белән, күпләр, шул исәптән балалар грипп белән авырый башлыйлар. Гади салкын тию билгеләре белән башланган бу авыруныӊ бигрәк тә балалар өчен куркыныч яклары бар.
-
Тимирязев исемендәге хуҗалык призына көрәш ярышлары көтелә
4нче ноябрьдә Тимирязев исемендәге хуҗалык призына көрәш буенча шәхси-команда район ярышлары үткәрелә.
-
Укытучыларның Республикакүләм җәйге Спартакиадасында мөгаллимнәребез бишенче урынны яулады
17нче октябрь көнне Мамадыш шәһәрендә укытучыларның Республикакүләм җәйге Спартакиадасы булып узды. Бала саны 3500 дән арткан шәһәрләр һәм районнардан килгән 25 команда көч сынашты.