Башкалабызның "Ак Барс" Көрәш Сараенда кекусинкай-каратэ буенча Казанның ачык беренчелеге булып узды. Ярышларга чакырылучылар арасында безнең район каратистлары да бар иде.
Казан, Киров, Йошкар-Ола, Ижевск, Болгар шәһәрләреннән җыйналган 114 "сугышчы" арасында тукмашып, Салих Зарипов 8-9 яшьлек малайлар арасында,Чулпан Корбанова 12-13 яшьлек кызлар арасында, Алия Абдрахманова 14-15 яшьлек кызлар арасында икенче призлы урынны яуладылар. Үзе белән даими шөгыльләнүче әтисе Рифатка Салих зур бүләк ясаса, Чулпан белән Алия исә әле генә "Кара билбау" га ия булган остазлары -Альберт абыйларына әнә шундый бүләк ясадылар.
Нет комментариев