Хикмәт дими ни дисең
Берәребездә корбан ашымы, башка берәр төрле мәҗлесме, урамыбызда яшәүче һәркемгә мәгълүм була. Чөнки туганнар, дуслар янына шушы урамда яшәүчеләрне дә чакырмый калмыйлар.
- Күршеләр әйбәт бездә, урамыбызда бер-берсеннән хөсетләнеп, ызан бүлешеп, гаеп эзләп йөрүчеләр юк дип, - сөенешеп утырдык корбан ашларының берсендә.