Көн темасы

Таләпләрне үтик!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 537-Р номерлы боерыгы (29.04.2013) нигезендә республика территориясендә 15нче апрельдән 15нче июньгә кадәр санитар-экологик ике айлыгы игълан ителде. Айлык барышында авыл җирлекләрендә һәм предприятиеләрдә территорияләрне җыештыру оештырыла.

Айлык барышында күңелсез хәлләргә тап булмас өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Балтач районы янгын күзәтчелеге инспекциясенең киңәшләренә игътибар итүегез сорала.
- Чүпләрне һәм башка калдыкларны каралты-куралардан һәм башка корылмалардан 50 метрдан да якын аралыкта ягу тыела;
- басуларда һәм кырлардагы коры камылларны яндыру тыела;
- су запаслары булдырырга кирәк;
- тыкрыкларны һәм урамнарны янгын сүндерү машиналары иркен йөрерлек хәлгә китерү мәҗбүри. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәүчеләр административ җаваплылыкка тартыла. Иминлегебез үзебезнең кулда, шуңа күрә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтик. Янгын килеп чыккан очракта тиз арада 01, 2-58-01 телефоннары аша хәбәр итегез.

Фото интернет челтәреннән алынды.


250

Нет комментариев