22 октябрь 2016 яңалыклары
-
«Кама»ның яңа фермасы кулланышка тапшырылды
Быел җәй көне генә төзелеш эшләре башланып киткән Әтнә фермасы инде кулланышка тапшырылган. 160 баш тана яңа торакка күченгән. «Кама»лылар тырышлыклары һәм уңганлыклары белән дан тота. Сыйфатлы итеп һәм кыска вакыт аралыгында эшли белүләре белән хуҗалык эше һәрчак алдынгы урында бара. Афәрин сезгә!
-
Киселде дә онытылды
Түнтәр белән Көшкәтбаш арасындагы полосада берничә ай элек инде электр чыбыкларына тия торган агач ботакларын кискәннәр иде. Бүгенге көнгә кадәр ул ботаклар шунда ятуларын дәвам итә. Бу эшкә кем дә булса җаваплыдыр бит инде ул? Ничек үзең эшләгәннән соң шундый галәмәт калдырып була икән?
-
24 октябрьдә бистәнең кайбер урамнарында газ туктатылып торачак
24 октябрь көнне газүткәргечләрдә ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, 08.00-17.00 сәгатьләрдә Балтач бистәсенең Чехов, Нариман, Тукай, Комсомол, Школьная, Свердлов, Комаров, Пушкин урамнарында газ бирү туктатылып торачак. Хөрмәтле абонентлар, өйләрегездән чыгып киткәндә игътибарлырак булуыгызны сорыйбыз, газ приборларының краннарын ябып китегез. Фото: gzhi.volganet «Балтач газы» идарәсе
-
Гаҗәеп дәрәҗәдәге игелегегез онытылмас
Искиткеч матур, эссе 6 август көнне янгын чыгып, күз ачып йомган арада йорт-җиребез тулысынча янып бетте. Урамда яланаяк басып калдык. Башта күңел берничек тә ышана алмады. Без читтән кайткан кешеләр булганлыктан, бернинди ярдәм дә булмас инде, бетүебез шушыдыр дип яшәүдән өмет өзгән идек … Барысы да юкка булган. Балтач ягы...
-
«Безнең юллар» Илшат Җәләловтан яңа трэк
Әлеге җырның сүзләрен Илшат үзе иҗат иткән, ә менә көе Айнур Шәрәповныкы. Яңа гына «табадан» төшеп, тамашачыга тәкъдим ителгән җыры уңаеннан автор белән кыска гына әңгәмә эшләдек. - Илшат, әлеге җырың иҗатыңда ничәнчесе? - Әлегә тугызынчысы. - Син җырлар өчен дип кенә шигырьләр язасыңмы? - Шигырьләр илһам килгәндә генә туа....
-
«Каенкай» «Көз бәйрәме»н гөрләтте
Кичә 4нче номерлы балалар бакчасында «Көз бәйрәме» гөрләде. Коллективның мондый төр чараларны бик кызыклы итеп үткәрә алулары әлбәттә профессиональлектән тора. Иртәнге якта ясле төркеме балалары үз һөнәрләрен күрсәтеп әти-әниләрен сөендерсә, кичке якта уртанчылар һәм зурлар җырга-биюгә осталыклары белән бүлештеләр. Бүгенге көндә ике кызым йөрүче әлеге балалар бакчасын мин бик яратам,...
-
«Факел» китап сөючеләрне үзенә дәшә
Хөрмәтле әдәбият сөючеләр һәм вакытлы матбугатны яратып укучылар! «Факел» яшүсмерләр клубында район үзәк китапханәсенең күчмә китапханәсе эшли. Татар һәм рус телендә әдәби китаплар укырга, газета-журналлар белән танышырга клуб хезмәткәрләре сезне көтеп кала. Эш көннәре: сишәмбе, пәнҗешәмбе 16.00-19.00 сәгатьләр.
-
Ләйсән Шакирова балалар белән уртак тел таба белә
Кеше тормышын полиция хезмәткәрләреннән башка күз алдына да китереп булмый. Яшәешнең бөтен тармакларында да аларның өлеше зур роль уйный. Мәгариф өлкәсендә балигъ булмаган балалар белән эшләү буенча өлкән инспектор Ләйсән Шакированың хезмәте зур игътибарга лаек. Ул даими рәвештә Балтач гимназиясендә булып, авыр хәлдә калган балалар белән эчтәлекле, мәгънәле әңгәмәләр кора....
-
1нче номерлы бакча балалары көзгә сәяхәт кылды
Көзнең ямьле, алтынсулыкка төренгән көннәренең берсендә 1нче номерлы балалар бакчасына йөрүче балаларны табигать почмагына экскурсиягә алып бардылар. Биредә балалар рәхәтләнеп уйнап кына калмыйча, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишетә алдылар. Шулай ук бары көз көне генә була торган яшел, сары, кишер сары, кызыл төсләргә манылган яфракларны күзәтеп, табигатьнең гүзәллегенә ихластан сокланып...
-
Зәйнәп белән Аяз — чемпионнар!
Арча шәһәрендә ел саен "Металл" жәмгыяте призларына уза торган традицион чаңгы роллерларында узышу ярышларында безнекеләр тагын бер тапкыр үзләрен күрсәттеләр. СССРның спорт остасы Рәлиф Әскәров шәкертләре Зәйнәп Нигъмәтҗанова һәм Аяз Исрафилов 1.4 километрлы арада ирекле стиль белән узышуда чемпион булып танылдылар. Казан, Чабаксар, Йошкар-Ола, Яшел Үзән шәһәрләреннән килгән спортчыларны да...
-
Түнтәрдә чишмәләр яңа сулыш ала
Түнтәр авылында соңгы елларда чишмәләр төзекләндерүгә күп игътибар бирелә. Узган ел халык телендә «Авыл чишмәсе» дип йөртелүче чишмәне төзекләндереп, халыкка су алу өчен бик уңайлы итеп эшләп куйганнар. Быел исә үзара салым акчасына авыл халкы тагын бер чишмәне төзекләндерүне сораган. Ансы кечкенә генә булуга кармастан, суы бик яхшы, юшкынсыз икән....
-
Доргалылар “Наз”да профессиональ концерт күрсәтте
20 октябрь көнне "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсенә Дорга авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концерты белән килделәр. Николай Алексеев оештырган әлеге концерт һәр тернәкләнүченең күңелен яулады. Бу артистның хезмәте - төрле милләт халкының музыкаль иҗатын профессиональ сәхнәгә кую белән бәйләнгән.