23 март 2016 яңалыклары
-
Нәҗип Әминовның яңа китабын тәкъдир итү кичәсе була
24 март көнне мәдәният үзәгендә район мәдәнияте үсешенә саллы өлешен керткән Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Нәҗип Әминовның "Ике язмыш" дип исемләнгән яңа китабын тәкъдир итү кичәсе була.
-
Рөстәм Миңнеханов – нәтиҗәле эшләүче җитәкче
Шушы көннәрдә Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды Россия регионнары җитәкчеләренең эшчәнлегенә анализ ясап, аларның нәтиҗәлелеге буенча махсус исемлек төзеде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге рейтингта өченче урында.
-
Борнакта табигатьнең кадерен беләләр
Борнак авыл китапханәсендә 1-4 сыйныф укучылары катнашында "Табигатьнең кадерен белик" исемле КВН үткәрелгән.
-
Иртәрәк бит әле, яшьтиләр...
Иртән бар дөньяны кабат акка төрергә теләгәндәй, кырпак кына кар сибәләгән иде. Төш алдыннан балкып кояш чыкты. Бар тирә-як яктырды, тик күңелдә генә җанны өшетердәй моңсулык - тагын бер сыйныфташны соңгы юлга озатып кайтып килеш... Җиденчесен. Әле Тәнзиләне озатканга ярты ел да булмаган иде. Инде илле яшь тә тулмаган җиденчебез...
-
Балтачка якташыбыз – экология министры урынбасары Фаяз Шакиров килде (видео)
Бүген Балтачка Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Фаяз Шакиров килде.
-
Әй, шофер, юл билгесенә кара (фото)
Кичә сайтыбызда үзәктәге юл хәрәкәте буенча килеп туган хәлгә ачыклык кертеп, "Башлар буталган вакыт" дигән язма биргән идек. «Кичке акыл иртәнгегә ярамый» дигән халык әйтемен раслап, бүген юл билгеләре тагын алышынып, вәзгыять капма-каршыга үзгәргән.
-
Карилендә балалар бакчасы ремонты барышы (фото)
Кариле балалар бакчасында, балаларны кыска вакытлы ялга туктатып, түбәләрне үзгәртеп, калай белән ябылганы турында хәбәр биргән идек.
-
Атлар белән бәйле әнкәй язмышы
Әнием - Нурдидә Хәкимҗан кызы Фәйзуллина 1932 елда гүзәл табигатьле Югары Сәрдек авылында дөньяга килә. 1956 елда әтием Гарәфетдин белән кавышып, Иске Пукшинер авылында гомер итәләр. Без биш балага яшәү бүләк иткән, әтиебез белән бергә (хәзерге вакытта мәрхүм) безне гадел, эш сөючән итеп тәрбияләгән, әтигә тугры, яхшы хатын булган әнием.
-
Әлеге сәгатьләрдә безнекеләр "Созвездие-Йолдызлык" сәхнәсендә
Хәзерге минутларда Кукмарада биш район арасында "Созвездие-Йолдызлык"ның зона бәйгесе бара. Фотодагы безнең районның яшь йолдызлары инде сәхнәдә чыгыш ясап өлгергәннәр.
-
Ринат Хәйретдинов Баулыдан җиңү белән кайтты
Татарстанның атказанган артисты, композитор, танылган көрәш остасы Вил Усманов үзенең туган ягы - Баулыда әтисе Нургали абый истәлегенә Россиякүләм татарча көрәш ярышлары уздырды.
-
Куркынычсызлык һәркемгә мөһим (фото)
20 март көнне Балтач утырышлар залында районының террорга каршы комиссия тырышы булып узды. Анда комиссия әгъзаләре белән бергә район башкарма комитетынын бүлек башлыклары, җирле үзидарә башлыклары, Федераль куркынычсызлык советы кураторлары, Балтач шәһәр тибындагы, Бөрбаш, Борнак, Югары Субаш авыл җирлекләренең полиция участок вәкилләре катнашты.
-
Җиӊү белән кайтыгыз
Бүген иртән Балтач районы балалары күп өметләр баглап Кукмарага юл тоттылар. Кукмара мәдәният йорты республиканыӊ төньяк районнары катнашкан «Созвездие-Йолдызлык» зона бәйгесен кабул итә.