Әй, шофер, юл билгесенә кара (фото)
Җәмгыять

Әй, шофер, юл билгесенә кара (фото)

Кичә сайтыбызда үзәктәге юл хәрәкәте буенча килеп туган хәлгә ачыклык кертеп, "Башлар буталган вакыт" дигән язма биргән идек. «Кичке акыл иртәнгегә ярамый» дигән халык әйтемен раслап, бүген юл билгеләре тагын алышынып, вәзгыять капма-каршыга үзгәргән.

Хәзер Нариман урамы ягыннан менүче машина үзәктән хәрәкәт итүче автотранспортларга юл бирергә тиеш була, чөнки анда "уступи дорогу" тамгасы куелган, ә Ленин урамындагысын гамәлдән чыгарылган. Бу үзгәрешләр инде соӊгысы булыр, дип беркем дә тулы ышаныч белдерә алмый. Шуңа да юлларда аеруча игътибарлы булсак иде!

250

Нет комментариев