23 апрель 2014 яңалыклары
-
Арбор авылында яшәүче, бүген 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итүче Гайнан Габделхаковка РФ Президенты В.Путинның Котлау хаты тапшырылды
Арборда туып-үскән, аңа кадәр туган авылыннан беркая чыгып йөрмәгән Гайнан абый, 1940 елда, уналты яше тулар-тулмас, өч яшьтәше белән, үзе теләп, ФЗӨгә китә һәм Украинаның хәзерге Донецк каласындагы хәрби заводка барып эләгә. Сугыш башланганда да шунда була. Бераздан заводны Чиләбегә күчерәләр.
-
Балтачтагы Тукай көннәре ел саен Сасна Пүчинкәсендәге Бибимәмдүдә каберлегенә чәчәк салудан башлана
Очрашу үткәреләме, читтән кунаклар киләме, Тукай исемендәге хуҗалыкны озак еллар җитәкләгән Нурулла Сәгъдиев аларны Сасна Пүчинкәсендәге Габдулланың әнисе каберенә алып килми калмый. Быел Тукай туган көн алдыннан ул редакциягә шагыйрьнең «Исемдә калганнар» дигән кечкенә генә китабын алып килде. Аның теләген дә искә алып, шуннан безнең якка кагылышлы кечкенә генә өзекне...
-
Бүген Түнтәр урта мәктәбендә «Парклар маршы-2014» акциясенә йомгак ясалды.
Укучылар көче белән әзерләнгән «Без - табигать дуслары» дигән экологик кичә кешеләр тарафыннан табигатькә салган зыян турында бәян итте.
-
Намуслы хезмәте югары бәяләнеп, районның Мактау таныклыгы белән бүләкләнде
Намуслы хезмәте югары бәяләнеп, 55 яшьлек юбилее уңаеннан, «Маяк» җәмгыяте сыер савучысы Гөлсура Фатыйхова районның Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
-
Балтач Татарстан мөфтиен кабул итте
Бүген, 23 апрель көнне Балтачка Татарстан Республикасы Диния Назәрәте җитәкчесе, мөфти Камил хәзрәт Самигуллин килде.
-
Кәсеп иткәнгә – насыйп иткән яисә «Кызыл юл» хуҗалыгының югары күрсәткечләргә ирешү серләре
ЯҢА ҖАЙЛАНМА АЛМАКЧЫ БУЛАЛАР Тышкы ишектән керүгә аяк киемен салып, керү уңаена тезелгән бер тапочканы эләктереп рәис бүлмәсенә уздым. Ишеге ачык, бер абзый хуҗаның телефоннан сөйләшеп бетергәнен көтеп тора. Кооператив рәисе Фердинанд Хәйруллин Красноярск шәһәре белән элемтәдә иде. Терлекләргә бөртекле ашлыкны эшкәртеп бирү өчен Америкада эшләнгән «Экструдер» дигән агрегат алып...
-
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белдерелде
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Исрафиловка Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белдерелде,
-
«Сугыш урлаган балачак»
«Сугыш урлаган балачак» дип аталган кичә өлкәннәрнең дә, без - яшьрәкләрнең дә күңел кылларын кузгатты, - дип хәбәр итте Нөнәгәрдән Наил Фәсыйхов.