«Сугыш урлаган балачак» дип аталган кичә өлкәннәрнең дә, без - яшьрәкләрнең дә күңел кылларын кузгатты, - дип хәбәр итте Нөнәгәрдән Наил Фәсыйхов.
Аны авыл мәктәбе укытучылары оештырган. Сугыш ветераны Гыйльметдин Хәбибуллин, әтиләр сугышта үлеп калган, балалыклары сугыш елларында үткән авылдашларын чакырганнар. Кичә әхлак укытучысы Дания Сәмигуллина сценарие буенча җырлар белән аралашып бик җанлы үткән. Мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда чәй табыны артында күңелле сөйләшү белән тәмамланган.
Нет комментариев