23 май 2013 яңалыклары
-
Әдәби мирас үлемсез
Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның арабыздан китүенә дә бер ел булды. Ул калдырган әдәби мирас, аның берсеннән-берсе мәгънәле тормышчан әсәрләре үлемсез. Драматургның язмалары, әсәрләре үзенә һәйкәл булып сәхнәләрдән төшми. Вафатыннан соң гына да шәхсән үземә аның өч спектаклен карау насыйп булды.
-
Экологик тәрбия
Табигатьнең матурлыгына гына хозурлану аз. Аның энҗе-мәрҗәннәргә тиң байлыкларын, зәңгәр күк йөзен, туган җиребезне саклый белергә кирәк.
-
Җан өрделәр
Норма авылы чишмәсе бик озак еллар ташландык хәлдә торды. Бу хакта берничә тапкыр газетабыз битләрендә дә яктырттык. Күптән түгел чишмә танымаслык булып үзгәрде. Тирә-ягына агачлар, чәчәкләр дә утырткач, чишмә яны җанланып китте. Салавыч, Бөрбаш якларына барганда чишмәгә бер туктап, йомшак суыннан сез дә авыз итегез. Үкенмәссез! Фото: privet.ru
-
Шундый бер һөнәр бар
Җир йөзендә, дөресрәге безнең илдә, шундый бер һөнәр бар: эшлисең, эшлисең, ә ул, әкияттәге кебек, һич бетми. Үзе эшләп карамаган кеше аның тирәнлеген, җаваплылыгын һич аңлап бетерә алмый. Ул үзе кешеләрне тикшерергә, өйрәтергә тиеш, ә күп вакыт аның үзен тикшерәләр. Җавабын тиз генә таба алмасаң, үзем әйтәм: ул - директор...
-
Тукай рухы... көрәшчеләребездә
Субаш авылы җирлегендә бөек Тукаебызның туган көнен балалар арасында татарча көрәш ярышлары белән дә билгеләп үтәләр. Биредә аның әнисе Бибимәмдүдә җирләнгән. Хуҗалык та Тукай исемен йөртә. Шуңа да җәмгыять призына уза торган ярышлар зур бәйрәмгә әверелә.
-
Ни арада үткән гомер?!
Апрель аенда Смәел урта мәктәбе үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Быел яңа мәктәп салынганга нәкъ 30 ел! Ә урта мәктәпкә - 75!
-
Сак булыгыз: амброзия!
Чәчү вакыты кызып барган чакта, ООО «Агрофирма Вамин» хуҗалыкларында, Оренбург ягыннан чәчү өчен кайтарылган көнбагыштан, амброзия дигән карантин чүп орлыгы чыкты. Зарарлы булган орлык, «Россельхознадзор»ның таләбе буенча, кире җибәрелеп, табигатькә зыян булдырылмыйча калды. Амброзия дигән үсемлек басуларны чүпкә батыра, терлекләр өчен дә, кешеләр өчен дә куркыныч хәлләргә китерергә мөмкин. Шуңа...
-
Утырышта
- Менә аңа нәрсәгә беркетмә төзеп киттегез инде. Кисәтеп кенә булмадымени? Икенче көнне үк капка төпләрен ялт итеп җыештырганнар.