Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тукай рухы... көрәшчеләребездә

Субаш авылы җирлегендә бөек Тукаебызның туган көнен балалар арасында татарча көрәш ярышлары белән дә билгеләп үтәләр. Биредә аның әнисе Бибимәмдүдә җирләнгән. Хуҗалык та Тукай исемен йөртә. Шуңа да җәмгыять призына уза торган ярышлар зур бәйрәмгә әверелә.

«Ай, авыр чаклар булды. 1995-1996нчы елларда бөтен хуҗалыкларның вексель белән эшләгән чагы. Кулда тере акча күрмәгән чак. Шул вакытларда да аксатмадык без бу ярышларны. Пакетлар тутырып булса да, балаларның күңелен күрдек», дип искә алды ул елларны җәмгыять рәисе Нурулла Сәгъдиев. Татарстанның атказанган спорт остасы Айдар Хәйретдинов, аның энесе Ринат, Ранил Габдрахмановлар шушы ярышларда осталыгын чарлаган көрәшчеләр.


Ярышларыбыз быел да тыныч шартларда ачылып китте. Иң мөһиме, бернинди травмаларсыз узды. «Ходайның рәхмәте, ул яктан минем бәхет бар. Менә шуңа игътибар итеп киләм, мин баш хөкемдарлык иткән ничә ярыш инде травмаларсыз узды», дип горурланып сөйләде безнең танылган спорт әһелебез Ринат Борһанов. Матур көрәште яшьләребез. Шеңшеңәр мәктәбеннән Эльвир Батыршинның бу ярышлар аеруча күңелендә калыр, мөгаен.

Быелгы сезонның ничә ярышында инде аңа рәттән дүртенче урын белән канәгатьләнергә туры килде. Бу ярышларда исә икенче үк булды. Кош тоткандай кайтып китте ул. Нормадан Рамил Хөснетдинов өчен ярыш көтелмәгән сюрприз әзерләгән иде. Яңгулдан ярышларны карарга килгән Татарстанның спорт остасы Илдар Рәфыйков бүләге аңа эләкте.

Мәктәп директоры Раилә Мәсхүтовнаның да теләге тормышка ашты. Субаш мәктәбенең ике укучысы призлы урынга керде.
Беренче урынны тагын Яңгул көрәшчеләре яулады. Икенче урында - Норма, өченчедә Чепья көрәшчеләре.


1995-1998нче елгы егетләр арасында узган ярышларның җиңүчеләре булып түбәндәгеләр танылды: БУЛАТ ҺАДИЕВ (Чепья, 50 кг.), ДИЛҮС НУРИЕВ (Норма, 55 кг.), ИРЕК ӘХМӘТХАНОВ (Яңгул, 60 кг.), ДИЛҮС РАМАЗАНОВ (Түнтәр, 65 кг.), РӘИС НИЗАМОВ (Арбор, 70 кг.), РӨСТӘМ РАМАЗАНОВ (Яңгул, 75 кг.), РҮЗӘЛ ХӨРМӘТУЛЛИН (Салавыч, 80 кг.), РӘДИС СӘМИГУЛЛИН (Нөнәгәр, 90кг.), ИЛНАЗ РӘФЫЙКОВ (Яңгул, авыр үлчәүдә).

Фото: avdet.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250