23 июль 2013 яңалыклары
-
Оҗмах җимешләре
Кибет киштәләрендә карбыз-кавыннар күренә башлады. Бераз иртәрәк булса да, халык ел буе көткән оҗмах кимешләрен ябырылып ала. Алдагы елларда шушы чорда карбыз ашап агуланучылар исә, әлегә карбыз-кавын ашаудан тыелып торуны хуп күрә.
-
Янгын сүндерүчеләр кисәтә
Муниципаль район башлыгы карары нигезендә янгын куркынычы зур булган чорда урманнарга керү чикләнде.
-
Миләшкәем, хәлең ничек?
Телевидение, гәҗит битләрендә һәрдаим экология, агачлар утырту акцияләре турында сөйләп һәм язып торалар. Ләкин шул ук вакытта бар шундый бәндәләр синең хезмәтеңне таптап изүчеләр.
-
Уразага кадәр
2013нче елның I яртыеллыгында барлыгы 118 пар язылышкан булса, шуларның иң күбесе июньгә туры килә. Бу чорда 39 пар үзләренең никахларын рәсмиләштергән.
-
«Табигатьне бергә саклыйк!»
«Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективы узган ел табигатькә сакчыл караш, актив тормыш позициясен саклау һәм ныгытуга юнәлдерелгән «Табигатьне бергә саклыйк!» дигән проект эшләгән иде. Күптән түгел алар шушы хезмәт белән «Экологик мәдәният. Тынычлык һәм иминлек» халыкара проектында катнашып, диплом белән бүләкләнделәр.
-
Балтачыбыз зурая
Йортлар салу хисабына. Шул исәптән төрле программа кысаларында салынучы йортлар хисабына да.
-
Шундый булып кал
Норманың иң эшчән, үтә дә сабыр, тырыш - Рәхимулла абый белән Мәфтуха апаның өченче балалары булган Ризидәнең хезмәт биографиясе Кариле балалар бакчасында башлана. Ул үзенең бөтен белемен һәм тырышлыгын шушы бакчада тәрбияләнүче балаларның сәламәтлегенә багышлый. 30 еллык тәҗрибәсе бар аның монда.
-
Үз күзләрем белән күрдем
Казанда Унверсиада ярышлары гөрли. Ә бит әле кайчан гына тиздән Универсиада башланачак, дип зур хәзерлекләр барды. Күрәсең, көтеп алган санаулы вакытлар сиздермичә үтеп бара. Ярышларны яратып, кызыксынып күзәткән тамашачылар Универсиададагы якты хатирәләрне тиз генә онытмаслар әле.