Телевидение, гәҗит битләрендә һәрдаим экология, агачлар утырту акцияләре турында сөйләп һәм язып торалар. Ләкин шул ук вакытта бар шундый бәндәләр синең хезмәтеңне таптап изүчеләр.
- Нишләп алай эшлисең? - дигәч:
- Юлыңда бул, - дип дорфа итеп җавап кайтарды.
Бу бит инде күпме кешенең хезмәтенә төкерү. Кәҗә бит ул агачның дошманы. Миләшләре бик тә кызганыч, үсеп китә алмыйча, ничектер бөрешеп калганнар. Ә кәҗәләргә аларга ашарга гына булсын. Бәлки бу язманы укып бу кеше үз гаебен таныр. Корыган агачлар урынына агач утыртса, кадерен дә белер иде.
Исем-фамилиям редакция өчен генә.
Нет комментариев