24 май 2013 яңалыклары
-
Элемтәне өзмим
Республикабыз журналистлары Матбугат көнен бәйрәм иттеләр. Шул уңайдан газетабызның даими хәбәрчесе Нурзада Сәмигуллин белән сөйләшеп алырга булдык.
-
Аллаһ урнаштырган тәртип
Аллаһ Тәгалә адәм баласын акыл нигъмәте биреп хөрмәтләде һәм җир йөзендә барлык тере һәм тере булмаган нәрсәләрне кешеләр өчен бар итте.
-
Агачмы? Пүкәнме?
Иң элек Балтачыбызда яшәүче исән кешеләрнең бу дөньядан ахирәткә күчкән Шамил Гәрәевич, Касыйм Закирович һәм башка әрвахларның Балтачыбызны яшелләндерү буенча куйган хезмәтләрен югары бәялисем килә. Һәм хәзер менә шул хезмәтләрнең кадерсезләнүе кәефне кыра.
-
Гамәлләрең изге булса
Аның белән өченче ел ук якыннан аралашырга туры килде. Бер туганы белән хуҗалыгында вак-төяк ремонтлар башкардык. Хуҗа үзе дә, тормыш юлдашы Клара да бик кешелекле һәм игелекле булып хәтердә калдылар. Әзерләгән табыннары һәрвакыт мул булды, сый-нигъмәтләрне төрләндереп тордылар.
-
Зур түземсезлек белән көттек...
Татарстанның атказанган тренеры Васыйл Гарифуллин истәлегенә уздырылган ярышларны зур түземсезлек белән көттек.
-
Шома басалар!
Республика күләмендә үткән «Шома бас» бию конкурсының финал өлеше Кәрим Тинчурин театрында узды. Биредә Балтач данын Югары Субаш авылыннан Геннадий Дмитриев һәм Клара Нәҗипова яклады. Алар тамашачыларга керәшен халык биюен тәкъдим итте. Райондашларыбызның чыгышы жюри тарафыннан югары бәяләнде. Биючеләребез районга Диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән кайтты.