Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Зур түземсезлек белән көттек...

Татарстанның атказанган тренеры Васыйл Гарифуллин истәлегенә уздырылган ярышларны зур түземсезлек белән көттек.

Ярышларның төп үзенчәлеге, аның Норма мәктәбе талантларының җырлы-моңлы чыгышы белән башланып китүе булды. Кыскасы, биредә спорт белән сәнгатьтән матур бер букет ясаганнар иде. Кызы Алинә сүз алып, әтисенең тормыш юлына тукталды. Залга куелган зур экраннан без легендар шәхеснең барлык тормыш юлын тагын бер кат күз алдыннан кичердек.

Җитәкчеләрнең дә әйтер сүзләре күп иде. Сокланырлык легендаларга тиң кеше булган шул ул. Минемчә, хәтта дөньякүләм танылган тренерлар да үз гомерләрендә Васыйл Габделхәевич кадәр Россия, Татарстан күләмендәге чемпион, призерлар әзерли алмаганнардыр. Алар саны 100гә якынлаша. Гомере генә кыскарак булды шул - 58 яшь. Лаеклы ялны да күрергә насыйп булмады үзенә. Мәрхүмне бер минутлык тынлык белән искә алдык. Ярышларыбызга да районыбызның 18 мәктәбеннән 1997нче елда һәм аннан соңгы елларда туган 104 яшь көрәшче килгән иде.

Республика ярышларына тиң ярыш булды ул. Ә көчле көрәш, һәрвакыттагыча келәм хуҗалары - Норма, Яңгул, Чепья көрәшчеләре арасында барды. Бу юлы да Яңгул егетләренә тиңнәр булмады. Норма егетләре - икенче, Чепья көрәшчеләре өченче булды. Үземнең туган авылым Ордан бик күпләр зур өметләр баглаган Алмаз Хаҗиев дигән малаебыз соңгы вакытта ярышларга бернинди сәбәпсез катнашмый башлаган иде. Авылга кайткач, үзе белән очрашып сөйләшергә, үгетләргә дә туры килде. Рәхмәт төшкере, сүзебезне тоткан, ярышларга килеп 32 килограмм үлчәү авырлыгында янә үзенә тиңнәр булмавын раслап кайтып китте. Тренеры Альберт Алимасович белән бик сөенештек. Ә инде икенче авылдашым - һәр район ярышларының җиңүчесе яисә призеры булган Марсель Гайнуллин 40 килограмм үлчәү авырлыгында беренче әйләнештә үк кулын авырттырып ярышлардан төшеп калырга мәҗбүр булды. Ярый әле башка травмалар булмады.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев үзенең акчалата призына иң чиста көрәш алымнары күрсәткән дип җибәргән иде. Бу бүләккә һәрвакыттагыча, Яңгул егете Илдан Әхмәтханов лаек булды. Ул барлык көндәшләрен бары тик чиста отуга ирешкән. Бөрбаштан Наил Шакиров бүләген травма алган Марсельгә бирергә булдык. Фагыйль Шәфигуллин бүләгенә Бөрбаштан Муса Мөхәммәтҗанов лаек булды. Васыйл Габделхәевичның тормыш иптәше Әнисә ханымның бүләге Нормабаштан Раиф Гыйматдиновка бирелде. Бик күп һәм бик зур ярдәм күрсәттеләр быелгы иганәчеләр. Аларның барысын да саный китсәң дәфтәр бите дә җитмәс иде.

БӘЙГЕНЕҢ ЧЕМПИОННАРЫ
Илназ Мифтахов (Чепья, 29 кг.), Алмаз Хаҗиев (Шеңшеңәр, 32 кг.), Рафил Вафин (Норма, 36 кг.), Фәнис Кәбиров (Арбор, 40 кг.), Фирдүс Гарифулин (Норма, 43 кг.), Илнар Саттаров (Куныр, 46 кг.), Әмир Хәйруллин (Арбор, 50 кг.), Илдан Әхмәтханов (55 кг.), Илнар Муллахмәтов (Яңгул, 60 кг.), Максим Максимов (Чепья, 65 кг.), Айрат Хәйруллин (Яңгул, авыр үлчәүдә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X