25 ноябрь 2012 яңалыклары
-
Яшәүләре ничек рәхәт!
90 яшьлек юбилей уңаеннан Владимир Путиннан килүче котлау хатының чираттагысы Арбаш авылына юлланган иде. Күркәм юбилеен билгеләп үтүче Рәйсә Низамиева туган көнендә иң якын кешеләрен табын артына дәште.
-
Языгыз, балалар, шигырь
3 ноябрьдән 16 декабрьгә кадәр Рәсәй территориясендә «Автокресло - балаларга» дигән кампания игълан ителү уңаеннан, районыбызда укучылар арасында шигырь конкурсы оештырыла. Автокреслолар турында язылган шигырьләрне 16 декабрьгә кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк. 422250, Балтач бистәсе, И.Сәлахов ур., 8/1. Җиңүчеләрне Юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясенең бүләкләре...
-
Имин йорт...
Ноябрьнең 19ыннан 28енә кадәр җөмһүриятебез территориясендә мөлкәти җинаятьләрне кисәтү, булдырмый калуга юнәлдерелгән «Имин йорт, подъезд, фатир» дигән операция игълан ителде. Операциянең төп максаты - гражданнарның шәхси иминлеген кайгырту, аларның мөлкәтен җинаятьчеләрдән саклау тора. Күпкатлы йортларга кодлы йозаклар кую, аудио-видеодомофоннар, террорчылыкка каршы көрәшне ныгыту буенча да эзлекле эш алып барыла.
-
Булдырасың, Рамил!
Бүгенге көндә Эчке эшләр министрлыгында эшләүче якташыбыз, Шеңшеңәр авылы егете Рамил Зарипов гер күтәрү буенча уңышлары белән әледән-әле куандырып тора.
-
Соңлап килгән бәхет
Саимә апаны туксанынчы еллардан бирле беләм. Һади Такташ урамындагы агач баракта буй җиткән кызы белән тора иде. Тормыш итүләре җиңел бирелмәде аңа. Иске торак (хәзер аны сүтеп аттылар), мичкә утын ягасы, газ баллоныннан файдаланасы... Акча җиткерә алмаганлыктан, кулланылыштагы суыткычына кадәр сатам дип газетага белдерү биреп йөргән чаклары да булды.
-
Әни, диеп еш кабатлыйк
Ана - бөек исем, Нәрсә җитә ана булуга; Хатын-кызның бөтен матурлыгы, Бөтен күрке ана булуда...
-
Әнием
Безнең әни Хәйруллина Рәфисә Кадыйр кызы бик иртә вафат булды.
-
Бөрбаш урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары яза
Бөрбаш урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары яза
-
Яңгул ханбикәсе
Матур, үрнәк гаиләләр Авылда күбен күп тә... Бер иң-иңен язу уе Тынгылык бирми һич тә. Ике лачынын озатты Ана хәрби хезмәткә. Әле өченчесе дә бар - Анысы чират көтә. Туксан биш яшен тутырды Кайнанасы Мәликә. Кайчан карама күзләре Китап, журнал, гәҗиттә. Гөнаһ булыр, сүзәйтмәсәң, Мондыйларны күреп тә. Мәликә - Сөембикәләр...
-
Тәбрикләү сүзе
Якты дөньяларга тудырган, тормыш бүләк иткән газизләрдән-газиз, кадерледән-кадерле, сөйкемледән-сөйкемле Әниләребез! Сезне бәйрәмнәрнең дә иң күркәм бәйрәме булган - Әниләр көне белән котларга рөхсәт итегез.