25 декабрь 2012 яңалыклары
-
Котлыйбыз!
Озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «Мелиоратор» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте токаре Раиф Рәүф улы Җәләлиев Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
-
«Ватаным» — Балтачта
Күптән түгел «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, журналистлар Гөлсинә Хәбибуллина һәм Зөлфәт Хәйруллин райондашларыбыз белән очрашты.
-
Хуш киләсең, Яңа ел!
Тиздән Яңа ел. Берничә көннән 2013нче ел - Елан елына аяк басачакбыз. Бәйрәмнәрне күңелле һәм истәлекле итеп үткәрик. Ел буена җитәрлек уңай тәэсирләр алыйк.
-
Көлдергеч шарлар
Урамда бер сәбәпсез буыла-буыла көлгән яшьләрне күргәнегез бармы? Булса, һич тә аптырамагыз, «көлдергеч» газ тутырган шар иснәгән булыр алар.
-
Куркынычсыз хезмәт шарты
РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының342нче номерлы (26.04.2011.) боерыгы һәм РФ ҖКның 212 маддәсе нигезендә һәр эш урынына аттестация үткәрелергә тиеш. Аттестация эш урыннарындагы хезмәт шартларын бәяләү зарарлы һәм куркыныч җитештерү факторларын ачыклау максатыннан үткәрелә.
-
Җаваплылык кемдә?
Баласы өчен кызарырга туры килгән әти-әниләр турында еш язабыз. Ни кызганыч, хәзер әти-әнисе өчен оялырга туры килгән балаларның да саны бихисап.