26 июль 2012 яңалыклары
-
Тилчә килә күрмәсен
Кайда гына, нинди генә йогышлы чир килеп чыкмасын, аның Татарстанга һәм дә Балтачыбызга килеп җитүе бик мөмкин. Шуңа күрә, алдан-ала аяк киенеп тору кирәкле шәй.
-
Башкаларга үрнәк
Республикада хокук тәртибе буенча координацион җыелыш белән ТР Куркынычсызлык комитетының берләштерелгән утырышында Балтач районы үрнәк буларак тәкъдим ителде. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов алып барды.
-
Айлык түгел, еллык
Чепья үзенең күпмилләтле булуы белән еракларга дан тотса да, чисталык мәсьәләсендә әле бик аксый. Үзләре яшәгән йорт тирәләренең чисталыгына, төзеклегенә булган бу битарафлылыкның сәбәпләрен ачыклау нияте белән күптән түгел чисталык комиссиясе Чепья җирлегендә булып кайтты.
-
Илемнең батыр улы
Көннәрдән бер көнне Югары Ушма авылында яшәүче Валентин Иванович Афанасьевта кунакта булып кайттык. Ветеранның хәл-әхвәлен белешеп, үткәннәргә сәяхәт ясадык.
-
Сак бул, бала!
Авылыбыз көннән-көн матурлана, зурая. Аның нәкъ уртасыннан олы юл үтә, ә анда бетмәс-төкәнмәс машиналар агымы. Машиналар Пүскән, Нормабашка бара-кайта, тыз да быз җәмгыять техникасы йөри. Әлбәттә инде, безнең мәктәп-бакчабызга балалар шушы юлдан килә. Бала бик кызыксынучан ул, тирә-ягын күзәтә, әти-әнисенә мең төрле сорау яудыра. Шул кызыксынучанлыгы аркасында нәрсәгә дә булса...
-
Балачак мизгелләре
Балачак мизгелләре
-
Хушлашу сүзе
Мөселман дөньясы изге Рамазан аена аяк басарга хәзерләнгән көннәрдә - 19нчы июль көнне «Татарстан» җәмгыятенең алдынгы тракторчысы булган, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы Габделфәрт Миңнемулла улы Миңнемуллинның 74 яшендә көчле авырудан гомере өзелде.
-
Әйтер сүзегез булса... Шалтыратыгыз: 2-43-82
«Салавыч авылының фельдшер-акушерлык пунктында эшләүче Сурия белән Лилия Зыятдиновалар күрше авыл халкына да хезмәт күрсәтә,- дип шалтырата Биктәш авылыннан лаеклы ялдагы Николай Герасимов.
-
Соңлама!
Фермер хуҗалыкларына урып-җыю өчен ташламалы бәядән дизель ягулыгы бирелә башлады. Дизель ягулыгын Арчада урнашкан нефть базасына барып алуыгыз сорала.
-
Спорт
Мамадышта узган пляж волейболы буенча Татарстан беренчелегендә Балтач балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы 3нче урынны алды.
-
Булмас димә
21нче июль көнне район Советының утырышлар залында үткән җыелышта Татарстанны өнсез калдырган теракт хакында да сөйләшү булды.
-
Амбар яме — икмәктә!
Беренче баганада - хуҗалыклар исеме, икенчедә - 24нче июльгә ындыр табакларына кайтарылган икмәк күләме (тонналарда).
-
Котлыйбыз!
Котлыйбыз!
-
Бозлы яңгыр, давылдан соң...
20 июль. Җомга көн. «Борнак»та табигать өермәсе зыян китергән басуларны күрмәдек. Күрәсең, давыл биредән җиңелчә генә узган.