27 апрель 2015 яңалыклары
-
Балтачта “Сөенеч” балалар бакчасында ярминкә гөрләде.
24нче апрель көнне 5нче номерлы "Сөенеч" балалар бакчасында үзгә бер мохит хөкем сөрде. Биредә ярминкә гөрләде, әти-әниләр бик теләп катнаштылар. Аннары балаларының концертын тамаша кылдылар.
-
“Парклар маршы” янә Балтачка кайтты...
Табигатьнең бөтен матурлыгын алып килә бу яз. Башта дүрт күзләп кара каргаларның килгәнен көтәбез, аннан сыерчыкларны. Алар килеп урнашуга, беренче чәчәкләрне күзли башлыйбыз. Канатлы дусларыбызга ярдәм йөзеннән сыерчык оялары ясап, аларны элү хәстәрен күрәбез.
-
Әтиемнең күргәннәре тарих булып безнең күнелләрдә саклана
Элек мич чыгаручылар морҗаның түшәмгә җитәрлек югары өлешенә баскыч-баскыч итеп уемтыклар ясап калдыралар иде. Бу безнең ише бала-чагаларның кулы җитмәсен өчен тоз, борыч савыты, акча,шырпы, сәгать ише әйберләрне кую өчен кирәк булган.
-
Кызьы чидам анай сюлэм?
Быдӟым ож кутскыку мыным 6 арес вал. Соку пичи луи ке но, гуртоослэсь шудтэм улонзэс, быдэ вуымтэослэсь но нылкышноослэсь тэльмыремзэс, пӧртэм сямен ултӥянъёсты туннэ но уг вунэтӥськы. Со дырысен 70 арлэсь уно дыр ортчиз ке но, со аръёсысь адӟем-чиданъёс ялан сюлэмын уло, ялан но ялан тодэ лыкто.
-
Балтачта игелекле сүзләр көне игълан ителде.
Бөтенрәсәй Акциясе "Язгы изге эшләр атналыгы" кысаларында 23 апрель - Игелекле сүзләр көне диеп игълан ителде.
-
Өлкәннәр тәртип сагында
Районыбыз җирлегендә балигъ булмаган балалар арасында җинаятьчелекне һәм хокук бозуларны булдырмый калу чараларын оештыру һәм контрольдә тоту максатыннан, 23нче апрель көнне прокуратура бинасының утырышлар залына эшче төркем чираттагы утырышка җыелды.
-
Ятимлекнең беләм ни икәнен...
Илебез халкы зур бәйрәмгә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнә. Бу олы дата уңаеннан, уку елы дәвамында Куныр урта мәктәбендә дә күп төрле чаралар: "Үлемсез полк " акциясе, төрле кичәләр, сугыш чоры балалары, тыл ветераннары белән очрашулар үткәрелде, истәлекләр язып алынды.
-
Заяга узмаган гомер.
1940нчы елның 11нче июлендә Муллагали Газизуллин гаиләсендә бишенче бала - кызлары Асия дөньяга аваз сала. Бер елдан сугыш башлана.
-
Рәдиф ӘХӘТОВ: «Янгыннардан сакланыйк».
Барыбызгада мәгълүм булганча 2015 елның 23 мартыннан Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 465-р номерлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә аерым карар чыкканчыга кадәр, янгынга каршы махсус режим кертелде.
-
Түбән Кенәдә “Георгий тасмасы” исемле Бөтенроссия акциясе старт алды.
Георгий тасмасын тагу халкыбызның бердәмлеген искәртеп тора. Әлеге патриотик акцияне, тәүге мәртәбә мәктәбебезнең «SаMоSтоятельные дети»-«Мөстәкыйль балалар» берлеге уздырды.
-
Без картайдыкмы, җырлар үзгәрдеме??
Җыр дигәндә үлеп китә торган кеше булсам да, соңгы вакытларда радионы көнгә бер тапкыр да ачып карыйсы килми башлады.