Түбән Кенәдә  “Георгий тасмасы”  исемле Бөтенроссия  акциясе старт алды.
Җәмгыять

Түбән Кенәдә “Георгий тасмасы” исемле Бөтенроссия акциясе старт алды.

Георгий тасмасын тагу халкыбызның бердәмлеген искәртеп тора. Әлеге патриотик акцияне, тәүге мәртәбә мәктәбебезнең «SаMоSтоятельные дети»-«Мөстәкыйль балалар» берлеге уздырды.

Җиңү бәйрәме алдыннан туган илебез тарихына хөрмәт белдереп, урамда һәрбер кешегә Георгий тасмасы өләштеләр, аның барлыкка килү тарихын, бүгенге көндәге әһәмияте турында сөйләделәр. Балалар да, өлкәннәр дә бу акциядән бик канәгать калдылар.
Римма НИЗАМИЕВА,
Кенә мәктәбенең тәрбия эшләре буенча
директор урынбасары


250

Нет комментариев