Беренче тапкыр сайлауда катнашуын исәпкә алып, комиссиядәгеләр Айсылуга ручка бүләк иттеләр
Балтач бистәсендә яшәүче, башкалабыз Казанда югары уку йортында белем алучы Айсылу Әхмәдуллина быел сайлауга беренче тапкыр килде.
Илебезнең алгы көннәрен хәл итүче тавыш бирүләргә битараф калмаска кирәк, иманлы, тыныч тормышларда туган җиребезнең лаеклы гражданнары булып яшәүләр насыйп булсын дигән изге теләктә яшь сайлаучыбыз үзенең тавышын бирде.
Беренче тапкыр сайлауда катнашуын исәпкә алып, комиссиядәгеләр Айсылуга ручка бүләк иттеләр.
Нет комментариев