Сүз бирде һәм сүзендә торды
Җәмгыять

Сүз бирде һәм сүзендә торды

Егетләребезне ташламыйча, егетләребезгә алга таба да ярдәм итеп торсагыз иде

Алгы сызыкта кышкы салкында биш ай буе көрәшеп, яраланып, 30 килограммга ябыгып, шуннан соң да бирешмәгән, соңгы көчен җыеп алга барган мотоукчы Рәмзил Кәлимуллин (РАМЗЭС) бер ай элек, Лена апа, «Нива» машинасы һәм квадрокоптер булмас микән дип хәбәргә чыкты. «Звезда» дигән телевизион каналдан күрсәткән батыр егет ул!

Ышандырмадым, әмма уйлана калдым. Халык белән генә бу кыйммәтле әйберләрне алып булмый, нишләргә дип баш ватканнан соң, район башлыгы Рамил Нотфуллинга керергә булдым. Дүрт ел буе махсус хәрби операциягә, госпитальләргә, балалар йортларына булышучы көмеш волонтер икәнлегемне исәпкә алып, ул мине бик җылы кабул итте. Килүемнең сәбәпләрен аңлаттым, һәрбер егет турында да мактап сөйләп, ярдәм кирәклеге турында да аңлаткач, «Нива» машинасы белән ярдәм итәрбез дип сүз бирде һәм сүзендә торды.

Без менә хәзер юлда, чираттагы ядәм белән бергә Рәмзилгә «Шевроле Нива» алып барабыз. Квадрокоптер бәясенең дә яртысына ярдәм итәргә ышандырды. 

Район хакимиятенә ярдәм сорап сирәк барам, әмма беркайчан да юк, булмый, дип борып чыгарганнары юк, шуна рәхмәтлемен. 

Егетләребезне ташламыйча, егетләребезгә алга таба да ярдәм итеп торсагыз иде, дигән теләктә калам.

Елена Вәлиева, волонтер
Норма авылы


Лена Вәлиева

Нет комментариев