28 апрель 2014 яңалыклары
-
Балтачта чисталык өмәләре дәвам итә
Билгеле булганча 26 нчы апрель көнне район буенча чисталык өмәләре булган иде, райондашларыбыз дәррәү күтәрелеп районыбыз территориясен чистарту белән мәшгуль булдылар.
-
Балтач мәдәният үзәгендә балалар сәнгать мәктәбе концерты
Бүген мәдәният үзәгендә балалар сәнгать мәктәбе укучылары концерт куйды.
-
Кайда гына булсалар да, ут итәләр, Балтач спортчылары
Түбән Кама шәһәрендә легендар көрәшче Данил Галиев истәлегенә уздырылган ярышларда Татарстанның атказанган спорт остасы Ранил Габдрахманов үзенең мөмкинлекләренең әле чичсез булуын күрсәтеп, икенче призлы урынны яулап кайтты.
-
Бар күңелләрдән дә җылы...
Казан арты һәр татар кешесе өчен якын, кадерле, җырлы-моңлы төбәк. Шиһабетдин Мәрҗани үзенең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар»ында аны юкка гына «ак як» дип атамаган. Менә шушы якты төбәкнең иң төньягында, Мари Иле Республикасы чигендә урнашкан Сосна пүчинкәсе авылы бар. Балтач районы җирлегенә кергән менә шушы кечкенә авыл изге...
-
Балтач батырларны онытмый
Район башлыгы Рамил Нотфуллин күрсәтмәсе нигезендә Чернобыль һәм башка төр атом-төш радиациясе зонасында эшләгән 20 райондашыбызга рәхмәт белдереп, күчтәнәч пакетлар тапшырылды. Киләчәктә әлеге категория гражданнарга «Моя газета»га язылу мөмкинлеге каралачак. Фото: http://kinderlibrary.wordpress.com/2010/04/26/
-
Васыйл варислары
Татар милли көрәшенә районыбызда гына түгел, республикабызда нигез салучыларның берсе булган Васыйл Габделхәй улы Гарифуллинны безнең онытырга хакыбыз юк.
-
Чутайда сугыш чоры балалары очрашты
Шушы көннәрдә Чутай мәдәният йортында «Сугыш чоры балалары» дигән кичә үтте. Бирегә 1933-1945 елларда туганнар чакырулы иде.
-
Карадуган авылы үзешчәннәре Хәбир Ибраһимның “Хатыным – алтыным” комедиясен тәкъдим итте
2014 ел Мәдәният һәм сәнгать елы кысаларында 26 нчы апрель көнне Балтач районының Карадуган авылы үзешчәннәре авылдашларына һәм якын-тирә авыл халкына Хәбир Ибраһимның "Хатыным - алтыным" дип аталган сәхнәләштерелгән комедиясен тәкъдим иттеләр.
-
Башкорт егете юраган озын гомер Зиннәтулла Гарифуллинга юш килә
18 яшендә сугышка алынган Зиннәтулла Гарифуллин дошманнарга каршы ике ел гына көрәшеп кала. Әмма еллар санында мени хикмәт?! Шул вакыт эчендә дә күпне күргән, күпне кичергән бит ул.
-
Кариле кызы Чулпан Габделганиева бүген Нальчикка китте
Кариле кызы Чулпан Габдөлганиева бүген Нальчикка шашка-шахмат буенча инвалидлар арасында үткәрелә торган Рәсәй беренчелеге ярышына китте.
-
ТӨРЕКСОЙда Балтачлар да булды
16 апрель көнне М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасында «Казан - төрки мәдәни башкала-2014» проектының тантаналы ачылышы булып узды. Тугандаш халыкларны Татарстан Президенты исеменнән Премьер-министр Илдар Халиков сәламләде.
-
Чүплек... зиратны чүпли
Безнең Яңа Салавыч авылының чүплеге зираттан әлләни ерак түгел.