Түбән Кама шәһәрендә легендар көрәшче Данил Галиев истәлегенә уздырылган ярышларда Татарстанның атказанган спорт остасы Ранил Габдрахманов үзенең мөмкинлекләренең әле чичсез булуын күрсәтеп, икенче призлы урынны яулап кайтты.
* * * * * * *
Актанышта Татарстанның беренче Президенты Кубогына 1998-2000 елгы яшьләр арасында узган татарча көрәш ярышларында Яңгулдан Илнар Муллахмәтов /65 кг/ чемпион булып танылды. Чепьядан Илназ Минмуллин /60 кг/ исә, өченче булды.
* * * * * * *
Әлкидә кекусинкай-каратэ буенча Татарстан Кубогвна узган ачык ярышларда спорт мәктәбе тренеры Альберт Бәзәгетдинов шәкертләре тагын бер үзләрен күрсәтеп алдылар. 10-11 яшьлекләр арасында Бөрбаштан Чулпан Корбанова һәм гимназиядән Якуб Зарипов чемпион булдылар. Нормадан Рөстәм Шәйхетдинов икенче урынга калды. Шулай ук Бөрбаштан Алия Абдрахманова 14-15 яшьлекләр арасында гимназиядән Салих Зарипов 8-9 яшьлекләрч арасында икенче призлы урынга лаек булдылар.
Фото: http://www.budo-donetsk.ru/index.php/title/kiokushinkai.html
Нет комментариев