29 май 2013 яңалыклары
-
Савым кимемәсен
Язгы кыр эшләрен уңышлы үткәрү белән беррәттән, районның күпчелек хуҗалыклары сөт терлекчелегендә дә югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Мәсәлән, «Дуслык»та хәзер көн саен - 2 тонна сөтне узган ел шушы чордагыдан күбрәк саталар. «Уңыш»та бу артыклык - 1,7, «Татарстан»да - 1,5, «Алга»да - 1,4, «Труд»та 1 тонна чамасы тәшкил итә. Ә шул...
-
Сорауларыгыз булса...
«Хөрмәтле райондашлар! Балтач район Советы һәм башкарма комитеты белгечләренең эшен нәтиҗәле итеп оештыру йөзеннән, белгечләргә булган шәхси сорауларыгыз белән атнаның сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз».
-
Миңгәр авылы Сабан туе быел да буламы?
Саба районының Миңгәр авылы Сабан туе быел да буламы дип кызыксынучылар күп. Шатлана аласыз. Була.
-
Чират яшелчәгә
Соңгы елларда бәрәңге игү буенча шактый нәтиҗәле эшләүче «Смәел» хуҗалыгында аны быел да җирдә дым күп чакта утыртып бетерделәр. Ул 60 гектарда игелә. «Невский» сортлысын «Престиж», «Рокко»ны «Максим» дигән препаратлар белән эшкәртеп утыртканнар. Орлыкларны бер үк вакытта минераль ашламалар да кертеп күмдергәннәр. Хәзер бу культуралар игүдә күп еллык тәҗрибәсе булган...
-
Балтачта Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды
Көн тәртибендә бер мәсьәлә каралды: халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй көннәрендә торак пунктларда, авыл хуҗалыгы объектларында, предприятие һәм оешмаларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча конкрет чаралар күрү.
-
Иман нуры иңгән авыл
Бервакыт Сәрдек авылына чакырдылар - Тәгъзимә абыстаебызның мәчеттә еллык хисабы, бездәге гыйлемле балаларны бер килеп күрегезче, мәчет хуҗалары - Балтач районының игелекле эшмәкәрләре Асия һәм Радик Закировлар да биредә булачак, диделәр.