31 июль 2016 яңалыклары
-
Балтач кырларында һәр гектардан күпме уӊыш алалар
Уракныӊ башы гына булса да, җыелачак игенәрнеӊ күләмен чамаларга була инде. Исән-сау вакытында, югалтуларсыз җыеп алынса, аныӊ күләме узган елгыдан ким булмас, дип көтелә.
-
Бистәдәге “Фәнис” кибете тыштан да, эчтән дә ялтырый (фото)
"Фәнис" кибетенең баскыч төбендә шаулап үсүче гөлләр сатып алучыларны үзенә тартып тора.
-
Балтачта "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясенең көне билгеле булды
"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" хәйрия акциясе уздыру районыбызда матур традициягә әверелде.
-
Пенсияләр арта
1 августтан пенсияләр арта.
-
Балтачлыларны 200 һәм 2000 сумлык купюраларда Казан символлары өчен тавыш бирергә чакырабыз
29нчы июль көнне район башкарма комитетының утырышлар залында Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев җитәкчелегендә видеоконференция режимында киңәшмә узды. Әлеге киңәшмәдә сүз яңа 200 һәм 2000 сумлык купюралар тышлыгында Казан күренешләре урын алсын өчен республика халкы һәм читтә яшәүче милләттәшләребезнең актив рәвештә тавыш бирүләрен оешту турында сүз барды.
-
Балтачлылар электрон түләүләрдән тиешенчә файдаланмыйлар
Моннан берничә ел элек электрон хезмәтләр хакында ишетеп кенә белә идек. Коммуналь түләүләрне, кредитларны, штрафларны, телефон өчен һәм башка түләүләрне электрон вариантта башкару киңрәк кулланыла бара, хәзер күпләр шушы төр хезмәттән файдалана. Бу бердән уңайлы, вакыт та сарыф ителми, чиратларда басып торасы да юк.
-
Норма авылында юл-транспорт һәлакәте (+фоторепортаж)
Бүген ял көнендә, көӊдезге сәгать 11ләр тирәсендә Норма авылыныӊ Чапшарга бара торган юлында транспорт һәлакәте булды.
-
Балтачта хәрби техника арта (фото)
Сайтыбызда районда тягач өстендә десантчылар өчен билгеләнгән «БМП-1» маркалы хәрби машина кайтуы урында хәбәр биргән идек.
-
Кече Лызи укытучылары бердәм булулары белән көчле
Мәктәпнең төп байлыгы - актив һәм иҗади эшләүче педагогик коллектив. Нык тупланган, көчле, үз белемен күтәрү өстендә даими эшләүче педагогик коллектив - укучыларны уңышлы укытуның һәм тәрбияләүнең төп шарты.
-
Балтач диӊгезчеләре бәйрәм итте (фото)
Бүген Россия хәрби диӊгез флоты көне. Балтач районыннан дөньяныӊ океаннарын, диӊгезләрен айкаган флотчылар Казан юлы өстендә истәлекле урынга җыелдылар.
-
Балтач бистәсе урамнары ни өчен яртылаш кына асфальтлана (+фоторепортаж)
- «Безнеӊ Курченко урамнарына асфальт салына башлагач, бик шатландык. Әмма нигәдер тау уртасында, юлчылар эшләрен туктатып, башка урамга күчтеләр. Урамда эш дәвам ителерме икән?», дип безгә хәбәргә чыктылар.
-
Балтачка карбыз сатучылар килгән… (фото)
Бистәнеӊ икмәк пешерү комбинаты янында җәйнеӊ башыннан карбыз төялгән зур машиналарны күрергә ияләндек инде. Менә яӊалары да кайтып, халыкка карбыз сатуны дәвам итәләр.
-
Балтач бистәсендә тротуар булдыру эше дәвам итә (фото)
Бистәнеӊ Наримнов урамыныныӊ бер өлешендә җәяүлеләр юлы булдырылды.