Балтач бистәсе урамнары ни өчен яртылаш кына асфальтлана (+фоторепортаж)
- «Безнеӊ Курченко урамнарына асфальт салына башлагач, бик шатландык. Әмма нигәдер тау уртасында, юлчылар эшләрен туктатып, башка урамга күчтеләр. Урамда эш дәвам ителерме икән?», дип безгә хәбәргә чыктылар.
Мәсьәләгә ачыклыкны Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров ачыклык кертте: «2016 елда бистәнеӊ урамнарын төзекләндерү бурычларын ачыкладык һәм бүленгән финанс күләмендә эшләрне башладык. Бүген 2 урамны гына тулысынча асфальтлау мөмкинлеге бар, әмма инде иӊ начар өлешләре бу елда башкарыйк, дип 4 урамны өлешләп ремонтларга булдык. Икенче елга калган өлешен асфальтлап бетерербез, дип уйлыйм».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев