Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Суның тәме юк диләр...

Ә кем Ураза тота аның тәмен белә!

Бик бай бер карчыкның 3 кызы була. Үләр вакыты җиткәч ул кызларын чакырып хат яза:
- Кызларым...Үләр вакытым житә. Дөньядагы иң тәмле ризыклар ашыйсым килә!

Олы кызы төянеп килеп тә житә... ни генә юк! Искитмәле.... Карчыкның күңеле була! Уртанчы кыз да икенче көнне килеп житә татлы нигьмәтләр белән! Төпчек кызны өч көн көтәләр... юк! Карчык баш очыннан бар акча-алтынын чыгара да:
- Кызларым рәхмәт! Күңелемне күрдегез... менә икегезгә тигез бүлегез! Кызлар сөенешеп кайтып китә! Инде күзләрен йомып якты дөньядан китәм дип торганда төпчек кызы килеп керә...

- И, әнием! Зинһар үлмәәәә! Синең өчен Мәккәдән Зәм-Зәм чишмәсеннән изге су алып кайттым! Һәм әнисенә су эчерә... юындыра! Хәл кергәч карчык сандыктан Коръән китабын ала:
- Акча-байлык кызым ул чүп! Аның гомере кыска! Ә сиңа мин бар күңел байлыгымны бүләк итәм! Син алып килгән нигьмәт иң татлы, иң шифалы! РӘХМӘТ! Коръән укы! Ходайга таян! Син иң бай кеше булырсың!

Чыганак: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250