19 июнь 2016 яңалыклары
-
Борнак кызы Лилия шигырьләр сөя
Лилия Касыймова "Я полон стихами, я радуюсь свету" исемле анкета бәйгесендә катнашып, диплом белән бүләкләнде.
-
Бассейн күзгә күренеп калка
Балтачта бассейн да җайлап кына калкып чыкты. Әле май башларында гына субай, фундамент эшләре башкарылып, колонналар эшләү һәм берләштерү эшләре барса, бүгенге көндә башкарылган эшләр күзгә күренеп арта.
-
Нөнәгәрдә трактор ауган
Безгә килеп ирешкән мәгълүматлар буенча йөртүчесе салмыш булган, ничек әле исән калган...
-
“Факел” яшүсмерләр клубы балалар өчен тренинг үткәрде (фото)
Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан, "Факел" яшүсмерләр клубы белгечләре бистәнең Төзүчеләр микрорайонында яшәүче балалар һәм яшүсмерләр өчен тренинг үткәрделәр.
-
Сабаның “Кояшлы кыз”ы Австрия һәм Словакия киңлекләрен яулый
Россиядә Даун синдромы булган авыру балалар арасында бердәнбер биюче кыз Татарстанның Саба районында яши. 21 яшьлек Ләйсән Зарипова әнисе Рәмзия ханым белән 15 июнь көнне Мәскәүгә юл тотты, аннан алар һава юлы белән Австриягә һәм Словакиягә очты.
-
90 яшьлегенә килгән кунакларны мичтә пешкән бәлеш, коймак белән сыйлады (фото)
Арбор авылында гомер итүче, 18 июньдә 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылаучы Нәкыя Фәсхетдин кызы Таҗетдинова авылның акъәбие булып гомер итә.
-
Балтачта тротуар салу эше дәвам итә (фото)
Төзүчеләр микрорайоны халкының куанычлы көннәре әле. Бу атнада "Факел" клубыннан алып "МДСУ-1" оешмасына кадәр тротуар салдылар.
-
Чепьяда мәрхүмнәрне искә алдылар
19 июнь көнне христиан динендәгеләрнең зиратка барып якыннары рухына дога кылу көннәре иде.
-
24 ел буе ферма мөдире булып эшләгән Асия Һадиеваның 90 яшьлек юбилее белән котладылар (фото)
18 июнь көнне Пыжмара авылында гомер итүче Асия Һади кызы Һадиеваны олы юбилее - 90 яшьлеге белән тәбрикләп, Россия Президенты В.В. Путинның Котлау хатын тапшырырга килгән бертөркем җитәкчеләр юбилярның көр күңелле, ачык зиһенле булуына соклануларын белдерделәр.
-
Әтиләрнең үз көне
Әтиләр көнен федераль дәрәҗәдә билгеләп үтү хакында 2008 елдан бирле сүз бара. Бу хакта беренчеләрдән булып Владимир Путин сүз башлаган иде. 2014 елда Дәүләт Думасы депутатлары да шундый бәйрәм кертү тәкъдиме белән чыкты.
-
Район хәрби комиссариатына ни булган (фото)
Район хәрби комиссариатында төзекләндерү эшләре башлануы турында хәбәр иткән идек инде.
-
Суның тәме юк диләр...
Ә кем Ураза тота аның тәмен белә!
-
Мәрхәмәтле, шәфкатьле, йомшак куллы, тәмле телле...
Елмаюлы күз карашы, табиб кебек, Чоңгыллардан тартып ала күңел күген, Соңга калма, ашык тизрәк терелтергә, Йомшак сүз дә дару булыр синнән бүген… Мәрхәмәтле, шәфкатьле, йомшак куллы, тәмле телле табибларга дан җырлаучы бу шигырь юллары район үзәк хастаханәсенең неврология бүлеге җитәкчесе Лилия Вәлиевага карата әйтелгән күк. Мең төрле сырхауларга дәва тапкан,...