Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәрхәмәтлелек

24 ел буе ферма мөдире булып эшләгән Асия Һадиеваның 90 яшьлек юбилее белән котладылар (фото)

18 июнь көнне Пыжмара авылында гомер итүче Асия Һади кызы Һадиеваны олы юбилее - 90 яшьлеге белән тәбрикләп, Россия Президенты В.В. Путинның Котлау хатын тапшырырга килгән бертөркем җитәкчеләр юбилярның көр күңелле, ачык зиһенле булуына соклануларын белдерделәр.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов район башлыгы Рамил Нотфуллинның котлавын һәм бүләген тапшырып, Асия апага сәламәтлек, бәрәкәтле гомер теләде. Авыл җирлеге башлыгы Рафил Җәләев, "Кама" җәмгыяте җитәкчесе Рәкыйп Нәҗипов, район социаль яклау бүлегенең "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге мөдире Гөлнара Әхмәдиева да үзләренең ихлас теләкләрен җиткерде.

Авыр сугыш еллары кичергән, 24 ел буе ферма мөдире булып эшләгән, данлы хезмәт юлы үткән Асия апа Һадиева әле бүген дә ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар булып, авыл хуҗалыгы җәмгыятенең, бигрәк тә, фермаларның эшчәнлеге белән кызыксынып тора. Ветеран хәзерге көнгә шөкер итеп, улы Миннехаҗи белән гомер итә.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250