Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

“Ураза кеше өстендә кала”...

- Рамил хәзрәт, Балтачта Рамазан ае ничек уза? Көннәр эссе торуга, кызу эш вакыты булуга карамастан, халык ураза тотамы?

- Әссәләмегаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәракәтүһү.
Көтеп алган Рамазан аебызның соңгы ункөнлеге тәмамланып килә. Аллаһыга шөкер, ураза тотучылар быел алдагы елга караганда артты. Бистәбездә ике урында гына түгел, 3 урында тәравих намазы укылды: "Раиф" мәчете, үзәк мәчет һәм яңа ачылган "Ислам нуры" мәчетендә. Ул гына да түгел, шушы өч мәчеттә Коръән укып чыгылды. Тәравих намазына, әгәр дә без өч мәчетне бергә алсак, йөрүчеләр саны артты, Аллаһыга шөкер.

- Рамазан аенда "Ләйләтүл-кадер" - Кадер кичәсе бар. Бу кичәнең фазыйләтләре нидән гыйбарәт?
- Әйткәнемчә, Рамазан аеның ахыргы ункөнлеге бара, бигрәк тә бүген әлеге изге айның 27 нче кичәсе, бу - бөек кичә. Аллаһы Тәгалә бу кичәне Кадер кичәсе дип атады. Бу кичәдә Коръән иңде. Аллаһы Тәгалә әйтте: "Рамазан ае җитте, ул мөбарәк ай, Аллаһ аның уразасын тотуны сезгә фарыз кылды. Ул айда җәннәт капкалары ачыла, тәмуг капкалары ябыла. Анда бер кичә бар, ул мең айдан да хәерлерәк, берәү аның хәерен ала алмаса, ул мәхрүмнәрдән булыр" (Хәдистә әйтелә). Ягъни, бу кичәнең фазыйләте тиң бер мең айга. Бу сан буенча якынча 83 ел да, 4 ай килеп чыга. Тулы бер кеше гомере дигән сүз. Рамазан ае әле тәмамланмады, менә шушы ахыргы санаулы көннәрендә тәравихтан, авыз ачканнан соң, ким дигәндә йөз мәртәбә "әстәгәфируллаһ" дип әйтсәк, ким дигәндә йөз мәртәбә "лә иләһә иллаллаһ" дип әйтсәк, ә инде кем Коръән укый белә, Коръән укысак, намаз укый белә - намаз укып, дога кылсак, әлбәттә, бу инде олуг хәердән, олуг изгелектән булып санала.

- Сәдакә бәндәне начарлыктан саклар һәм явызлардан яклар, диләр. Бер галим әйткән: "Бу хакта гыйлемле кешеләр дә, гади халык та яхшы белә. Җирдә яшәүчеләрнең моны тойганнары бар. Хәтта ул бәндә Аллаһыга ышанмаса да, биргән хәере аны саклый, яклый". Рамил хәзрәт, ә Рамазан аенда нинди сәдакәләр бирү каралган?
- Гает намазына хәтле, фитр сәдакәсе бирү ул хәер бирү булып санала. Фитр сәдакәсен кем бирә дигәндә, шундый хаталы фикер бар: ураза тотучылар дип. Ураза тотса да, тотмаса да һәр мөселман кеше (байлыгы булган яисә урта хәлле) мохтаҗларга иртәгә гает дигән көнне сәдакә бирергә тиеш. Быел әлеге сәдакәнең күләме бер кешедән ким дигәндә 100 сум дип билгеләнде. Әйткәнемчә, бу иң азы, аннан арттырып бирсәң бик рәхмәт. Мәсәлән, зәкят түләүчеләргә сәдакәнең күләме 600 сум дип билгеләнде. Бу кайдан килгән саннар, диярсез. Гошер сәдакәсе бирелә өч әйбердән: бодай, йөзем һәм хөрмә. Килолап бәясен чагыштырып карагыз, бодай белән хөрмәнең бәясе бер түгел. 600 сум шул хөрмә бәясе белән чыккан бәя. Фидия сәдакәсе 200 сум, зәкят нисабы 224 000 сум.

- Фитр сәдакәсен акчалата тапшыру төп шартмы, әллә аны әйберләтә дә тапшыру мөмкинме?
- Фитр сәдакәсен акчалата яисә әйберләтә бирергә мөмкин. Аны күп балалы, мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә, мохтаҗларга, авыруларга бирергә мөмкин. Мәчетләребездә, "андый кешеләрне эзләп таба алмыйм" дип әйтүчеләр өчен, фитр ящиклары куела. Искәртеп әйтәм, мәчеттә куелган әлеге ящиклардагы сәдакәлар мәчеткә керми, мәчет фәкать арадашчы була. Сәдака бирергә теләүче мохтаҗларны үзе таба алмаса, безгә мөрәҗәгать итә ала. Без ел саен Балтач бистәсендә яшәүче 80-90 кешегә пакет тутырып таратабыз.

- Минем Шәвәл уразасы дип тә ишеткәнем бар. Ул нинди ураза һәм кайчан тотыла?
- Ураза гаете тәмамлангач, нәрсә эшләргә дигәндә, пәйгамбәр с.г.в. әйтте: "Берәү Рамазан аен ураза тотып, аннан соң 6 көн кушып тотса, ул кешегә бер ел тоткан ураза савабы булыр". Ягъни, бер изгелеккә 10 изгелек язылачак. Бер ай ураза тоттык, 30 көн, димәк 300 көн, 6 көн - 60 көн була. Шуның белән 360 көн - бер ел савап була. Шуның өчен көченнән килгән кеше, гаеттән соң, шушы 6 көн уразаны тотса, бу - зур саваплы гамәл дип санала. Ул Шәвәл уразасы дип йөртелә. Ә Ураза гаете көнне ураза тотылмый. Быел Рамазан ае 29 көн килә, 29 көн килгәндә ничек була дигәндә, ураза тотылырга тиеш бер ай, ә 30 көн түгел. Ай килергә мөмкин 29 йә 30 көн, быел 29 көн килә һәм шуның калган 1 көне уразадан саналмый.

- Уразаның кабул булганын ничек белергә мөмкин, аның кабул булу күрсәткече бармы?
- Галимнәрдән сорагач, ураза кабул булганын ничек белергә дип, уразаның кабул булганлык билгесе - ул кешенең Рамазаннан соңгы халәте була, дигән. Син әгәр дә яхшы якка үзгәрдең икән һәм яхшы гамәлләреңне кылуны дәвам итәсең икән, димәк, синең уразаң кабул булган. Әгәр дә синең уразадан соңгы хәлең үзгәрешсез калды икән, димәк, уразаң кабул булмады. Шуңа күрә пәйгамбәребез с.г.в. әйтте, әгәр кеше ураза тотып, бозык сүздән, бозык гамәлләрдән тыелмаса, Аллаһка аның ач торуы кирәк түгел, диде. Ураза - ул күз уразасы, тел уразасы, колак уразасы, тән уразасы. Шуның өчен дә без Рамазаннан соң ашый башласак та, ярамый торган әйбергә карау - ярамый, ярамый торган сүзне сөйләүдән тыелырга кирәк, ярамый торган сүзләрне тыңлау да тыела. Менә шушы күз, тел, колак, тән уразасы даими кала. Рамазаннан соң да, мәсәлән, кемдер ярамый торган начар гадәттән тыелып торды - шуны дәвам итсен, кемдер ураза тотты - тагын ураза тота ала, кемдер намазга - тәравихка - йөрде, димәк 5 вакыт намазны да үтәргә мөмкин, кемдер җомгага килде - җомга намазына йөрүне дәвам итәргә, кемдер "лә иләһә иллаллаһ" дип зикер әйтте - зикерләрен дәвам итәргә кирәк, гомумән, нинди изгелекне башладык - шуны дәвам итәргә кирәк, чөнки Аллаһы Тәгалә әйтте: "Аллаһы Сезгә җиңеллек тели", - диде. Шушы айда ул безгә изгелек кылырга җиңеллек тудырды, ярдәм итеп йөрде. Бу - мөһим. Моннан инде без үзебезгә файда алырга, аннан соң инде Рамазанга хәтле булганга караганда, уңай булырга тиешбез.

- Билгеле сәбәпләр буенча, Рамазан аенда ураза тота алмый калганнар тагын кайчан ураза тота ала? Аның аерым бер билгеле ае юкмы?
- Кемдер Рамазан аенда ураза тота алмады икән, мәсәлән, авыру яисә башка сәбәпле, башка теләгән һәр айда һәр көнне ураза тотарга мөмкин. Шуның өчен дә, мәсәлән, хәзер җәй көне тотарга мөмкин, яки көз көне, яки, кемдер сәламәтлеге начар булу сәбәпле, көннәр бераз кыскаргач ураза тота ала. Шуны белергә кирәк: ураза кеше өстендә кала. Син тотмадың икән, ураза синең өстеңдә кала. Хәзер тотасыңмы, ун елданмы - ул өстеңдә калды. Шуның өчен дә берәр сәбәп аркасында ураза тотмагансыз икән, кичектермичә, киләсе Рамазанга хәтле тотып бетерергә тырышырга кирәк.

- Балтачта Ураза гаете көнне нинди чаралар каралган?
- Ураза гаете бер-беребезгә кунакка йөреп, күчтәнәчләр биреп, сөенешеп бәйрәм итә торган көн. Рамазан ае Ураза гаете белән тәмамлана, быел ул 5 нче июль - сишәмбе көнгә туры килә. Мәчетләрдә иртәнге 7дә Гает намазлары укылачак. Ураза гаетеннән соң берничә ел рәттән районыбызда күркәм чара бара - Хәләл ярминкә. Аны "Хәләл-индустриаль" парк оештыра. Быелны да ул, Аллаһ насыйп итсә, 5 июль көнне уздырылачак. Анда ярминкәдән тыш, уразага кагылышлы бәйрәм чарасы да булачак. Мөхтәрәм дин кардәшләр! Рамазан дәвамында тоткан уразаларыбыз кабул кылынсын, Аллаһы Тәгалә киләсе Рамазан аена кадәр яшәргә вакыт биреп, киләсе Рамазан аенда да Аллаһының бәрәкәтен алырга безгә насыйп итсен.

Ландыш ГАРИФУЛЛИНА,
КФУ студенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqwfh92B