Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Гөнаһ — бәхеткә киртә

Бина түбәләре, кирпечләре, диварлары яхшы булса гына ныклы була. Һәр мөселман да Аллаһы Тәгаләгә тәкъвалы, тәүфыйклы, гөнаһлардан куркып яши торган булса, аның гаиләсе дә ныклы бина кебек булачак. Гаилә ныклы булса, җәмгыять тә, үзебез дә, өммәт тә көчле була. Бу кагыйдәне аңласак, бөтен мәшәкатьләрнең, ниндидер проблемаларның тууына дошманнар түгел, ә...

Бина түбәләре, кирпечләре, диварлары яхшы булса гына ныклы була. Һәр мөселман да Аллаһы Тәгаләгә тәкъвалы, тәүфыйклы, гөнаһлардан куркып яши торган булса, аның гаиләсе дә ныклы бина кебек булачак. Гаилә ныклы булса, җәмгыять тә, үзебез дә, өммәт тә көчле була. Бу кагыйдәне аңласак, бөтен мәшәкатьләрнең, ниндидер проблемаларның тууына дошманнар түгел, ә үзебез сәбәпле булуны аңлар идек.
Шайтан гөнаһларны оныттыра
Гөнаһ - адәм баласының калебенә, төрле агулар нинди зарар китерә, шундый ук зарар сала. Әгәр дә кеше агуны эчсә, кадаса, ул үлә яисә сәламәтлегенә бик зур зыян сала. Гөнаһларның да әнә шулай төрлесе була. Кайсы берсе кешене бөтенләй үтерә ягъни имансыз калдыра. Икенче төрле гөнаһлар адәм баласын зәгыйфьләндерә. Бер карасаң, әлеге кешенең иманы бар кебек. Ләкин гамәлләрендә ул бөтенләй диярлек күренми башлый. Галимнәребез, һәрбер кеше, һәр мөселман үзен бик каты тикшереп торырга, гөнаһлары турында уйларга тиеш дип әйтәләр. Әлбәттә, без үз өстебезгә бик күп мәшәкать, эш алабыз: балалар үстерү, оныкларны карау, кәсеп итү, йорт салу һ.б. Ә иң кирәкләрен күп чакта онытып җибәрәбез.
Гөнаһлар - Аллаһы Тәгалә әйт­кәнгә каршы килү. Ул гөнаһлар гаиләләрне җимерәләр, калебләрне сукырайталар, тәннәрне газапка салалар, өммәтне адаштыралар, адәм баласын бозыклыкка чыгаралар. Мәсәлән, без хатынга, иргә, туганнарга зарланабыз. Тик монда сәбәп аларда гына түгел. Иң беренче чиратта, син үз өстеңдә эшли башла, үз хаталарыңны төзәт. Шул вакытта синең якыннарың, туганнарың, дусларың да үзгәрә башлар. Әкрен-әкрен гөнаһка баткан кебек, алардан шулай ук әкрен-әкрен арынырга, иң мөһиме: чистарынырга, Аллаһы Тәгалә безне кичерсен өчен тырышырга кирәк. Ә Аллаһы Тәгалә кичерсен өчен күпме тырышырга кирәк икәнен аңлыйбызмы?
Бүгенге көндә безнең җәмгыять авыру. Әгәр дә кемдер: "Мин гөнаһсыз", - дип әйтә икән, димәк, бу кешенең иң күп гөнаһлары була. Чөнки хәтта Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең сәхәбәләре гөнаһ турында сөйли башласалар, бик курка торган булганнар. Әгәр дә адәм баласы: "Мин урлашмыйм, башкаларга зыян салмыйм, иремне тыңлыйм яки хатынымны яратам", - дип мактана икән, аның гөнаһлары тагы да артырга мөмкин. Андый кеше гадәттә үткәне турында уйламый, исенә төшерми. Элек күпме намазын калдырган? Никадәрле уразасын тотмаган? "Мин хәзер Аллаһы Тәгаләгә генә тәкъва кылам", - дип, ул инде боларын оныткан. Чөнки шайтан бары тик яхшы эшләребез турында гына уйларга мәҗбүр итә, гөнаһларны онытырга куша. Һәм киресенчә, шайтан башкаларның сиңа карата кылган кечкенә генә гөнаһын да исеңә төшереп тора. Бу - шайтанның шундый көчле коралы. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: "Сезгә килгән шатлык та, кайгы да, борчулар да - барысы да сез кылган гамәлләргә карап бирелә", - ди ("Шура" сүрәсе). Үз тормышыбызны без үзебез төзибез. Әле Рәхмәт һәм Шәфкать иясе булган Аллаһы Тәгалә күп хаталарыбызны, гөнаһларыбызны кичерә. Ә бу үз тормышыбыз турында уйланырга, кылган гамәлләребезне анализларга тагын бер сәбәп кенә түгелме соң?
Интернет имам түгел
Хәзер шундый заманада яшибез: теләгән бөтен әйбер дә бар. Мәсәлән, Аллаһы Тәгалә биргән көчле коралларның берсе - Интернет. Аның аркылы без бик күп мәгълүмат ала алабыз. Социаль челтәрләр аркылы төрле галимнәргә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек тә бар. Ләкин кайчагында гади генә әйберләрне онытып җибәрәбез. Мәсәлән, имам биргән киңәшләрне тыңламыйбыз, ул күрсәткән юлдан бармыйбыз. Әле арабызда: "Син бу хәзрәттән белем алма, әнә монысыннан гына ал", - дип, исеме бөтен дөньяга билгеле, галим булган имамнарны хурлап йөрүчеләр дә бар. Чөнки Интернетта төрле сүзләр, төрле фикерләр йөрергә мөмкин. Кемнеңдер гамәлен кабатлап, болай сөйләп йөрү - үзе дә гөнаһ.
Кызганычка каршы, җәмгыятебездә икейөзле, игелексез кешеләр дә бик күп. Кемдер хәйрия эшләрендә катнаша, ярлыларга ярдәм итә һ.б. Ләкин өендә бу кеше бик явыз, тиран булырга мөмкин. Хатыны аннан куркып яши яки бу кеше ата-анасына карата мәрхәмәтсез. Аның бу гамәлләрен үлчәүгә салып карагыз. Кайсы җиңәр? Аллаһы Тәгалә бу гөнаһлары өчен кичерерме? Без һәр гамәлебез турында уйланырга тиеш.
Кайбер кешеләр моннан утыз, егерме ел элек кылган гөнаһлары турында уйланып: "Мине Аллаһ кичермәс", - диләр. Көн-төне Раббыбыздан кичерү сорыйлар. Алар, минемчә, чын-чынлап үз хаталарын аңлап, гөнаһларыннан арынырга теләүчеләрдер.
Ислам - тынычлык дине
Чын мөселман гөнаһ кы­лудан куркыр. Бүген телевизор аша яңалыкларны карап торабыз. Туган җирләреннән качып, чит-ят җирләргә күченеп килеп, шунда явызлыкларны кем кыла? Безгә ничек кенә оят булмасын, бу гамәлләрне үзләрен мөселман дип атаучылар кыла. Базарларда иң күбе кемнәр алдаша? Үзләрен мөселман дип атау­чылар… Башкалар: "Карагыз әле, мөселманнар ни кылалар?" - дип әйткәндә, бу бөтен өммәт өчен зур фаҗига. Без аларны үз гөнаһларыбыз кебек кабул итәбез. Мөселман өммәтен төзәтү галимнәрдән, имамнардан түгел, ә үзебездән башлана. Үзебезне төзәтсәк - гаиләбезне төзәтәбез. Гаилә - җәмгыятьне, җәмгыять - өммәтне. Шул вакытта Ислам тынычлык, яктылык дине буларак ныгып китәр. Башкалар мөселман белән очрашканда: "Менә бу Ислам", - дип әйтерләр. Явызлык, ялганлаулар бетәр. Чөнки мөселманнар арасында болар булырга да мөмкин түгел. Аллаһы Тәгаләгә тәкъва булып яшәргә язсын.
Фото: azatliq.org
Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Удмуртия мөфтие.
«Яӊарыш» газетасы сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250