Олпат шәхеснең олуг китабы
"Имамнарга дәреслек булырлык китап бу!", дип бәяли җирле тарихчыбыз Мөнир ага Әһлиев халкыбызның танылган улы, безгә якташ та тиешле Харис Салихҗановның 2012 елда нәшер ителгән "Дин вә фән" китабын.
Харис ага Салихҗанов 1927 елда Татарстанның Балтач районы Чутай авылында туа. Җидееллык авыл мәктәбен тәмамлагач, әтисе кушуы буенча Арча педагогия училищесына укырга керә. Мәктәптә укыган чагында әтисе аңа ислам динен һәм гарәп әлифбасын өйрәтә. Сугыш башлана. Харис аганың әтисен Кызыл Армия сафларына алалар. Озак та үтми ул яраланып, кире туган авылына кайта. 1944 елда 17 яшьлек Харисның үзен дә армиягә алалар. Озаткан чакта әтисе улына: "Сиңа чын күңелдән әйтәм, зинһар Аллаһы Тәгаләне онытма, догалар укы, һәрвакыт аны истә тот", ди. Харис хәзрәт Кызыл Армия сафларында 1947 елга кадәр хезмәт итә. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң ул Мәскәү һәм Казанда милиция органнарында эшли. 1972 елда хезмәттәге батырлыклары исә Кызыл Йолдыз ордены белән бәяләнә. 32 ел хезмәт куеп, полковник дәрәҗәсенә җитеп лаеклы ялга чыга. Ул Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре, Россия гуманитар фәннәр академиясе академигы һәм шәрәфле әгъзасы. Ислам дине һәм фән сорауларын, әдәбият, яшь буынны ничек тәрбияләргә дигән темаларны тирәнтен өйрәнгән шәхес. Харис ага беренчеләрдән булып дин эшлеклеләре арасында Габдулла Тукай һәм Александр Пушкиннның Коръәнне белүләрен исбат итә.
Югарыда әйтелгән "Дин һәм фән" китабында аеруча ислам динен калку яктырта. Педагогия фәннәре докторы, профессор Әнвәр Хуҗиәхмәтов менә нәрсәләр ди: " Харис ага Салихҗанов - күренекле дин әһеле, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, күпсанлы китаплар авторы. Ул кешеләрдә яхшы, әхлак сыйфатлары тәрбияләсәк, бер-берсенә явызлык кылмаслар дигән уй-хыяллар белән яши, моңа ирешү өчен изге гамәлләр кыла. Аның иҗатында балаларны укыту-тәрбияләү, аларга шәхес итеп карау, аларны хөрмәт итү, балада кечкенәдән үк тән һәм рух чисталыгын тәрбияләү темалары иң мөһим булып тора.
Ул әлеге хезмәтендә әдәбият, мәгърифәт тарихында беренче буларак бөек рус шагыйре А.С.Пушкин һәм мәшхүр татар шагыйре Г.Тукай иҗатларында Коръән- Кәримнең чагылышын, бирелешен бик тирәнтен аңлата, аңа гыйльми анализ ясый. Харис ага Пушкинның "Подражания Корану" дигән поэмасын татар теленә тәрҗемә итеп, аны Коръәндәге аятьләр белән чагыштырып, бөек шагыйрьнең Коръән- Кәримне яхшы белгәнлеген һәм үзенең әлеге шигъри әсәрен аның нигезендә язганлыгын дәлилли.
Харис аганың Пушкинның шәҗәрәсен өйрәнүе дә игътибарга лаек. Аның нәселе мөселман өммәтеннән булып, Мәккәдән Эфиопиягә күчкән гарәпләргә барып тоташа икән. Пушкинның бабасының атасы тарихка Петр Iнең гарәбе булып кергән, Ганнибал мөселман булган, Ибраһим Ганнебал Эфиопиянең Лагана шәһәрендә туган. Россия илчесе 10 яшьлек Ибраһимны Төркиядә сатып алып, Петр патшага бүләк иткән. Аңа Ибраһим (Абрам) Петрович Ганнибал исемен Петр I биргән. Ганнибаллар буыны Псковтан ерак түгел урнашкан Петровка авылында яшәгән.
Мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукай үзенең иҗатында Коръән аятьләре, хәдисләре ислам дине белән сугарылганын күп дәлилләр белән исбатлый һәм аңа гыйльми анализ ясый. А.Пушкин үзенең тугыз шигырендә Коръәннең 75 аятен тәфсир кылган кебек, олуг шагыйребез Тукай да күп мәртәбәләр үз иҗатында Коръән- Кәримгә мөрәҗәгать иткән.
Харис аганың бу китабы турында Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнвәр Хәйри болай ди: "Пушкин һәм Тукай иҗатларында Коръәннең тоткан урынын күрсәтүдә Харис хәзрәтебез бик зур фәнни тикшеренү эше башкарган һәм әлегә кадәр бер генә әдәбият белгече, галимнең башына да килмәгән нәтиҗәләр ясап, әдәбият белеменә үзенең зур өлешен кертә".
Малмыж шәһәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев