Ач карынга бер стакан лимонлы су эчегез
Ул эч катканда һәм эчәклектә газлар җыелудан булыша
Лимон суты бавыр эшчәнлеген стимуллаштыра, шул рәвешле токсиннар чыга, ә су аларны юып чыгара.
Лимон эч катканда һәм эчәклектә газлар җыелудан булыша.
Лимонлы су селтеле мохит ясауда мөһим роль уйный. Лимонда пектин, эретүчән җепселләр бар. Ә алар ачлык хисен киметә. Мондый эчемлек бәвелне яхшы кудыра. Шешенүдән интегүчеләргә менә дигән ярдәм булып тора.
Йоклар алдыннан ашагансыз икән, төн уртасында эч күбүдән, йә сару кайнаудан уянуыгыз бар. Бу очракта лимон суты кушылган җылы су әчелекне киметәчәк, тынычландырачак.
Аны ничек эчәргә? 100 мл суга 1 чәй калагы лимон суты кушарга кирәк.
Алдан табиб белән килешү кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев