Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Әлеге гөлләр һаваны чистарта

Нинди гөлләр икән ул?

Хлорофитум — мәңге яшел талымсыз үсемлек, «chloros» — «яшел» һәм «phyton» — «үсемлек» дигәнне аңлата. Ул һаваны зарарлы микроорганизмнар, токсиннардан чистарта. Бу гөлне аш-су бүлмәсендә үстерергә киңәш итәләр, ул начар исләрне дә бетерә.

Бенджамин фикусын икенче төрле «табигый фильтр» дип йөртәләр. Ул һаваны тузан, җиһазлардан бүленеп чыга торган зарарлы матдәләрдән чистарта. Йокы бүлмәсенә куйсагыз, баш өянәгеннән котылырсыз, йокыгыз яхшырыр. Ул астма, сулыш юллары авыруларыннан интегүчеләргә булыша.

Пеларгония (яран) һаваны йогышсызландыра, микроблар, бактерияләргә каршы көрәшә. Яфраклары бүлеп чыгарган эфир майлары нерв системасын ныгыта, йокыны яхшырта.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев