Бакча җиләге ашлаганы көтә
Файдалы киңәш

Бакча җиләге ашлаганы көтә

Бакча җиләген иртә яздан, кар эреп бетүгә тукландыра башларга кирәк. Моны апрель урталарында эшлиләр.

Бу вакытта җиләккә азотлы тукландыру кирәк. 10 л суга бер шырпы кабы карбамид (мочевина) кушып эретеп сибәргә була. Һәр төпкә 0,5әр л эремә сибәләр.
Беренче чәчәк бөреләре күренүгә, 1 квадрат метрга 1 стакан исәбеннән көл белән тукландырырга мөмкин.
Өченче тукландыру чәчәк ата башлагач башкарыла: 10 л суга 5 г бор кислотасы кушып, өстән сиптерәләр. Ул җиләкнең тәмен яхшырта, бөҗәкләрне куркыта, гөмбәле авыруларны кисәтү чарасы булып та тора.

Фото Роза Нургалиева.

Чыганак: "Бакча"

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев