Башны гына түгел, чәчеңне дә сакла
Кеше тышкы яктан матур булсын өчен аның эчке органнары сәламәт булырга тиеш икәнен дә истән чыгармаска кирәк.
Чисталык әлбәттә мөһим нәрсә, әмма чәчне һәр көнне юу сезнең файдага түгел. Күпләр, чәчләренә кислород җитмәүдән куркып, кыш көне дә баш киеме белән йөрмәскә тырышалар. Хәтта кайбер табиблар да: «Иң мөһиме колагыгыз капланган булсын, ә баш тиресенә һәм чәчләргә салкыннан зыян килми» ди. Бу һич кенә дә дөрес фикер түгел! Башны да, чәчне дә салкыннан сакларга һәм кыш көне баш киемен салмаска.
Артык салкыннан чәчнең тамырларына салкын тияргә мөмкин. Салкын һавага «чыккан» чәчләр стресс кичерә, баш тиресе тиз арада гына саклану пәрдәсе эшләп чыгара алмый. Авыру чәчләр исә шунда ук кыела башлый. Шуңа күрә баш киемегене кышын бер кайчан да салмагыз!
Баш киеменнән йөргәнгә, чәч тамырлары бик тиз пычрана һәм майлана. Шуңа да чәчләрен көн саен юучылар бар.
Чисталык әлбәттә мөһим нәрсә, әмма чәчне кышын гына түгел, җәен дә һәр көнне юу сезнең файдага түгел. Әмма чәчләрегез артык пычранганчы да юмыйча йөрмәгез, чөнки баш тиресенә кислород җитмәячәк. Бу исә чәчләрнең авыруына китерергә мөмкин.
Кышын озын чәчләргә аеруча да нык игътибар бирергә. Шампуньнән башка, чәчне юганда төрле бәлзәмнәр һәм кондиционер кулланырга киңәш итә табиблар. Кибеттән сатып алган бәлзәмнәрнең тышлыгында чәчкә аны сылаган килеш 1-3 минут тотарга диелгән. Әмма бәлзәмнең файдасы булсын өчен 15-20 минут тоту кирәк.
Бәлзәмнән тыш, чәчне сәламәтләндерү өчен төрле маскалар да кулланырга мөмкин. Халык медицинасында андый маскалар бик күп. Менә аларның берничә төре:
1. Йомырканың агын һәм сарысын аерырга. Сарысы күбрәк коры чәчләр өчен, ә агы майлы чәчләргә туры килә. Шул йомыркага чәй кашыгы зәйтүн мае салып болгатырга, аннары чәчләргә сыларга. 20 минут тотканнан соң, башны әйбәтләп шампунь белән юарга.
2. Балны шулай ук зәйнүн мае белән болгатып, чәч төпләренә сыларга. Май һәм балны бермә бер алырга. Тик бал белән ясала торган масканы сак кулланырга кирәк. Кайберәүләрнең баш тиресе балга аллергия бирергә мөмкин.
3. Иң файдалы һәм зыянсыз ысул ул әлбәттә инде үләннәр белән дәвалану. Кипкән ромашканы, роза таҗларын, әрекмән яфрагын (үзегез теләгән башка үләннәрне дә кушарга мөмкин) 1 литр кайнар суга 1 кашык салырга һәм төнәтергә. Кайнар су бераз суынгач, чәчләрне чәйкарга була.
Фән, чәч бөдрәләтә торган электр приборларын еш куллану да чәчләрнең сынучан итә. Баш тиресенә дә зыян килүе бар. Шуңа да мөмкинлегегез бар икән, чәчләрегезне табигый юл белән киптерегез.
Кеше тышкы яктан матур булсын өчен аның эчке органнары сәламәт булырга тиеш икәнен дә истән чыгармаска кирәк. Әгәр дә ялтырап торган, нык, матур чәчләр үстерергә һәм кышкы суыкларда да аларны саклап калырга теләсәгез, витаминнар кабул итәргә онытмагыз. А, Е һәм В витаминнары кыш көне чәчләр өчен аеруча да кирәк. Яшелчә, җиләк җимеш, майлы булмаган ит ризыклары белән туклану нәтиҗәсендә чәчләрегез авырмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев