Бассейнның суы яшелләнмәсен өчен аңа ниләр саласы?
Сәламәт кешегә дә хлорлы суда 1 сәгатьтән озаграк коену тыела
Балаларга каркаслы бассейн алдык. Суы яшелләнмәсен өчен аңа ниләр саласы?
Бассейнга чүп, яфраклар төшмәсен өчен, капкачы булса, яхшы. Комплектында фильтры булсын, ул суны алмаштырып тора, яшелләнүен булдырмый, дип яза Ирек мәйданы.
Бассейндагы суны йогышсызландыру өчен хлорлы катнашмалар кулланыла. Алар таблетка, порошок, гранулаларда чыгарыла. Ачык һавада натрий дихлоризоцианураты куллану яхшырак, ул кояш нурлары астында да йогышсызландыру үзлеген югалтмый. Мәсәлән, «Хлоритекс», «Хлороксон», «Аквахлор», «Лонгафор» алырга була. Һәркайсының кабында күпме салырга икәне күрсәтелгән. Препарат салуга суга кермәгез, кимендә 4-6 сәгать узарга тиеш. Моны кичтән эшләү яхшырак. Тиешле норманы саклаганда һәм махсус препаратлар кулланганда, хлорлы суда коену зыянлы түгел. Проблемалы, сизгер тиреле кешеләргә саграк булырга кирәк. Сәламәт кешегә дә хлорлы суда 1 сәгатьтән озаграк коену тыела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев